Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2016, 11:35

Наркотикларга каршы акция

Агымдагы елның 14 – 24 ноябрь көннәрендә район территориясендә “Наркотикларсыз тормыш” профилактик акциясе үтә.

Бүгенге көндә наркомания җәмгыятьне хәвефкә салучы кискен проблема булып тора. Аның таралу масштабы киләчәк буын өчен зур куркыныч тудыра. Гадәттә, 15-17 яшьлекләрдә наркотикларга бәйлелек барлыкка килә. Аларны үсмерләргә мәктәпләрдә, яшьләр ял итеп, күңел ача торган урыннарда тараталар. Билгеле, яшүсмернең организмына олы кешенекенә караганда наркотиклар ныграк тәэсир итә. Үсмерләрдәге наркотик-ларга бәйлелек дәвалауга авыр бирелә. Аның белән бер агулансаң, ятьмәсеннән чыгу бик авыр, кайбер очракта мөмкин дә түгел. Ул баш миен, нерв системасын, бөтен организмны бетерә. Русиядә наркоманнар уртача 30-35 яшькә кадәр яши.

Агымдагы елның 10 аенда республика территориясендә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча үсмерләр катнашлыгында 56 җинаять кылынган, былтыргының шушы чоры белән чагыштырганда бу 5,7 процентка күбрәк. Шушындый җинаятьләрне кисәтүне, үсмерләр арасында наркотиклар таралу һәм аларның куллануын кисәтү максатында оештырыла әлеге чара.

Г.Йосыпова, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция лейтенанты.

Читайте нас: