Авылыбызда Зоха һәм Тәгалимә исемле бик шаян әбиләр яшәделәр (урыннары җәннәттә булсын). Җәй җитсә, алар икәүләшеп су буена баралар. Урманга җиләк, карлыган, гөлҗимеш, балан җыярга да бергә йөриләр иде. Икесенең дә яшьләре 70тән артып китсә дә, төрле кызыклы хәлләр турында сөйләп, башкаларның күңелен күтәрергә, бала-чаганы шаяртырга яраталар иде. Шулай беркөнне саф һава сулап кайтырга Танып елгасы ягына юл тотканнар. Каршыларына Юныс исемле кеше очрап, әбиләр белән исәнләшкән. “Кая барасыз, җиләккә дисәң, кулыгызда савыт юк?” – дигән. Тәгалимә әби шул сорауны гына көткән кебек: “Әнә, Танып буенда капканга аю эләккән, шуны карарга барабыз. Күрәсең килсә, син дә бар, тик балтаңны алырга онытма, ни дисәң дә, ерткыч бит” , – дип, юлларын дәвам иткәннәр. Юныс авылдагы һәр очраган кешегә: “Танып буенда капканга аю эләккән, мин балта алырга гына кайттым”, – дип әйтә икән. Авыл кешеләре, тиз генә җыелышып алып, Таныпка таба йөгергәннәр. Әбиләрне куып җитеп: ”Су буендагы агачлыкта капканга аю эләккән, шуны карарга барабыз, – дигәч, әбиләр дә агачлар арасыннан аюны эзләргә керешкән. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Зоха әби аңына килеп: “Дускаем, без бит Хуҗа Насретдин кебек булдык. Шаярып кына әйткән үз сүзебезгә үзебез ышанып, аю эзләштек бит”, – дип көлешкәннәр. Авылдашларыннан гафу үтенеп, көлешә-көлешә кайту ягына борылганнар. Тик Юныс кына тынычлана алмыйча: “Ну, әбиләр, булдырдыгыз! 1нче апрельдә алдансаң да, бер хәл, Хуҗадан да уздырдыгыз”, – дигән.