Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2016, 13:43

Тифлосессия – файдалы киңәшмә

Җәмгыятьтә күрмәүчеләргә ярдәмгә мохтаҗ, үзләре генә бернәрсә эшли алмаган кешеләр итеп карарга күнеккәннәр. Әмма чынлыкта алар – актив, тормышны яратучы кешеләр. Шушыларны исәпкә алып, күптән түгел район китапханәсенең мөмкинлекләре чикле булган китап укучылар белән эшләү үзәгендә тифлосессия үтте.

Чарада республиканың сукырлар өчен махсус китапханәсеннән директор урынбасары В.Пантелеева, инновацион-методик бүлекчәсе җитәкчесе И.Күчәрбаева, баш китапханәче А.Баязитова, урындагы укытучылар, тәрбиячеләр, үзәк дәваханә күз табибы, социаль яклау оешмасының хезмәткәрләре катнашты. Тифлосессияне район китапханәсе директоры М. Янгирова ачты. Артабан район хакимияте башлыгы урынбасары Н.Хаматдинов сүз алды. Ул районда мәдәният оешмаларында, мәгариф бүлегендә шушы юнәлештә эш торышы, алдагы максатлар белән таныштырды. Китапханәдә үзәкнең эшчәнлеге, мөмкинлекләре чикле китап укучыларга күрсәтелгән хезмәт турында әйдәүче китапханәче Д.Нурова сөйләп үтте. Үз чиратларында, Уфадан килгән белгечләр инвалидларның мәгълүмат алу хокуклары турындагы законнар, аларның традицион һәм виртуаль режимда мәгълүмат алу тәртипләре турында аңлатты. Сукырлар, начар күрүчеләр, саңгыраулар өчен тифлокомментарий һәм субтитрлар белән “Сунарчы улы” дигән фильм күрсәтелде. Тактиль китап-лар күргәзмәсе һәм бу китапларны башкару осталыгы буенча дәрес оештырылды. Чарада катнашучылар исеменнән мөмкинлекләре чикле ике бала тәрбияләүче Ф.Гаязова рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Уфадан килгән белгечләр һәм катнашучылар арасында җанлы әңгәмә барды, борчыган сорауларга җаваплар табылды, чараның ахырында сертификатлар тапшырылды. Тифлосессия фәһемле һәм файдалы үтте

.
Читайте нас: