Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2016, 11:46

Осталарга эш карышмый

Язгы, җәйге айларда техника тавышыннан шаулап торган Борай машина-трактор паркында инде күптән тынлык. “Урожай” хуҗалыгында көч салучы механизаторлар, водительләрнең барысы да бүген терлекчелектә эшли, фермадагыларга мал кышлатуда ярдәмләшә.

Басу эшләре алдынгылары – комбайнчылар Илмир Нуриев белән Фәдил Шәрәфгалиев урып-җыю мәшәкатьләрен уңышлы тәмамлаганнан соң, техниканы саклауга куюга, фермага төште. Комбайннан яшел масса һәм ашлык ташыган водитель Айдар Низамов һәм токарь Рәис Арсланов та машина рулен, тимер кыру станогын балта, пычкыга алыштырды. Әлеге ир-егетләр кышын фермада киләсе җәйгә мал абзарларын төзекләндерү өчен агач материаллар хәстәрли, вак ремонт эшләрен башкара. Биредә аларга аерым бинада уңайлы хезмәт урыны булдырылган, эш кораллары да кул астында. Шулай итеп, балта осталары язгы кыр мәшәкатьләренә әзерлекне башлаганчы фермада көч сала.

Читайте нас: