Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2016, 11:04

“Халык властька ышана, ләкин таләпләр дә куя”

Тәүдә Рөстәм Хәмитов депутатларга башкарма власть органнары белән хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде.

– Гомумән алганда, Башкортстанда социаль-икътисади хәл тотрыклы булып кала. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы, салым керемнәре үсеше тизлеге Русиядәге уртача күрсәткечтән югары булачак. Социаль бурычлар тулы күләмдә башкарыла. Кайбер кыенлыклардан соң инвестицияләр, төзелеш, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм керемнәр, эшсезлек күрсәткечләре мәсьәләсендәге хәлләр яхшы якка үзгәрә, – дип белдерде Рөстәм Хәмитов.

– Халык властька ышана, ләкин таләпләр дә куя, – диде республика Башлыгы. – Илнең үсеш локомотивы, дип аталган төбәкләр исемлегенә, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан тыш янә 8 субъект керә. Алар арасында Башкортстан да бар. Безгә республиканы илгә таныту, абруен күтәрү җәһәтеннән күп эш башкарырга кирәк. Бу актив, җаваплы кадрларсыз мөмкин түгел. Кадрлар сәясәте камилләштерүне таләп итә.

Республика Башлыгы дәүләт һәм муниципаль идарә органнары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренең, белгечләренең өзлексез белем алуын оештыру өчен төбәктә һөнәри компетенцияләр үзәге төзү мәсьәләсен күтәрде.

Агросәнәгать комплексы – икътисадның икенче “үсеш ноктасы”, дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. Аның фикеренчә, зур проектларны гамәлгә ашыру, мега-комплекслар төзү, аерым районнарда фермаларны реконструкцияләү әлегә авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыруга китерми.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләменең өчтән ике өлешен шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерә.

– Кооперация өчен шартлар тудырырга, үстергән продукцияне сатып алу, саклау, эшкәртү һәм сату системасын җайга салырга кирәк. Аны гадел хакка сатарга ярдәм итәргә кирәк, – диде республика Башлыгы. – Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча тоемлы чаралар күрү таләп ителә, шул исәптән алар сатып алган җиһазлар һәм яшь терлек хакын компенсацияләү мәсьәләсендә дә. Эре һәм уртача авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсешен дәртләндерү, ныклы хуҗалыклар нигезендә агрохолдинглар төзү зарур. Балыкчылыкка зур игътибар юнәлтү таләп ителә. Умартачылыкта мөмкинлекләре тулы күләмдә файдаланылмый.

Республика Башлыгы телемедицина мөмкинлекләрен тулы күләмдә файдалану зарурлыгын ассызыклады. Төбәктә төзелгән телемедицина үзәкләренең күпчелеге сирәк кулланыла. Сәламәтлек саклау министрлыгы – бу эшне тиешле дәрәҗәгә чыгарырга, ә Хөкүмәт контрольгә алырга тиеш.

– Республикада аналар үлемен киметүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Нарасыйлар үлеме тугыз айда, узган ел белән чагыштырганда, 21 процентка кимегән. Моның никадәр зур адым икәнен аңлар өчен шуны әйтергә телим: бүген бу күрсәткеч, 1996 ел белән чагыштырганда – өч тапкыр, 2005 ел белән чагыштырганда – ике тапкыр түбәнрәк, –диде Рөстәм Хәмитов.

Санитария авиациясе мөмкинлекләрен киңәйтергә кирәк, шул исәптән дәваханәләрне авиация-техник хезмәтләр белән тәэмин итү, өстәмә вертолет мәйданнары төзү буенча федераль проект кысаларында да. Рөстәм Хәмитов тармакны комплекс-лы мәгълүматлаштыру зарурлыгын билгеләде.

Республика Башлыгы мәгариф өлкәсендәге төп бурычларга да тукталды. Ул, Русия Хөкүмәте программасына ярашлы, дүрт төп юнәлешне билгеләде.

– Беренчесе – заманча мәктәп мохитен булдыру. Тиешенчә җиһазландырылган һәм инфраструктурасы булган мәктәпләр төзү зарур. 2020 елга республикада яңаларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау исәбенә – 26 меңнән артык укучыга исәпләнгән мәктәпләр сафка керергә, ә 2025 елга бөтен балалар бер сменада укый башларга тиеш.

Икенче юнәлеш – алдынгы технологияләр өчен эшче кадрлар әзерләү, ул урта һөнәри белем бирүдә яңа стандартлар кертүне күздә тота.

Янә ике юнәлеш университетларны инновацияләр үзәкләре буларак үстерү һәм санлы контент нигезендә мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә укучылар өчен заманча мәгълүмати яссылык булдыру белән бәйле.

Читайте нас: