Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2016, 11:57

Татар телендәге КВНда

Ноябрь ахырында район мәдәният йортында республика татар КВНы үтте. Татар телендә уздырылган бу республика чарасының төп инициаторы булып БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия”се чыкты. Ана телен саклау һәм үстерү максаты белән оештырылган бу уен Русиядә узган Кино елына багышланды. Анда республиканың дүрт – Борай, Балтач, Чакмагыш, Дүртөйле районнарыннан һәм БДУдан барлыгы 10 команда үзара көч сынашты. Шаяннар һәм тапкырлар уены буларак билгеле булган КВН ике сәгать барышында тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде, уйландырды, ял иттерде.

Әлбәттә, КВНда уйнаган саен остарасың. Кемнәрдер нечкә юмор, сәхнәдә яхшы итеп уй-наулары, артистлыклары белән үзләренең осталыкларын күрсәтсә, кайберәүләр матур итеп җырлаулары, өченчеләре Кино елына багышланып төшерелгән үзенчәлекле видеороликлары белән әсир итте. Чыгышларда зур сәясәттә барган үзгәрешләр дә, Кино елы да, районнардагы яңалыклар да үзенчәлекле итеп күрсәтелде. Көндәлек тормышта гадәти булып тоелган күренешләргә яңа күзлектән карарга мәҗбүр итүчеләр аеруча мактауга лаек. Уен ахырында ярышның иң югары ноктасы килеп җитә – урыннар билгеләнә. Нәтиҗәләр буенча өченче урынга – Дүртөйле районының “Кети-мети”, икенчегә – БДУның “Күршеләр”е, беренче урынга Борай гимназиясенең “Өчпочмак” командасы лаек булды. Гран-при – Чакмагыш районы егетләрендә. Калган командаларга төрле номинацияләрдә дипломнар һәм бүләкләр бирелде.

Уен тәмам. Әмма, яшьләрнең үз телләрендә чиста, дөрес итеп сөйләшә белмәүләре, мәсәлән, берничәсен генә атаганда да, сәхнәдән сорауны “вопрос”, кыскасы дигәнне “короче” дип әйтүләре (ә андый сүзләр шактый күп иде), бераз күңелне кырып тора. Республика дәрәҗәсендә татар телендә уздырылган КВНда миллилек, ана теленә карата хөрмәт, ярату чагылышы аз гына булса да сизелергә тиештер бит.

Читайте нас: