Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2016, 11:44

Партия конференциясендә

8 декабрьдә район хакимиятенең утырышлар залында “Бердәм Русия” сәяси партиясе урындагы бүлекчәсенең конференциясе үтте. Билгеләнгән көн тәртибенә ярашлы, конференциядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. Партиянең урындагы бүлекчәсе политсоветының отчеты.

  • Партиянең урындагы бүлекчәсенең контроль комиссиясе отчеты.

  • Партиянең урындагы бүлекчәсе Секретарен сайлау турында.

  • Партиянең урындагы политсоветын сайлау турында.

  • Партиянең урындагы бүлекчәсе контроль комиссиясен сайлау турында.

  • Партиянең урындагы бүлекчәсе контроль комиссиясенең Положениесен раслау хакында.

  • “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан региональ бүлеге конференциясенә делегатлар сайлау хакында.

  • Конференциядә “Бердәм Русия” партиясе урындагы политсоветының отчет доклады белән бүлекчә Секретаре Борис Нурисламов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул партия әгъзаларының районда башкарылган барлык эшләрдә дә актив катнашуларын ассызыклады, һәрвакыт алгы сызыкта, актив тормыш позициясендә булулары өчен рәхмәтләрен юллады, киләчәктә партия алдында торган бурычларны билгеләде.

    Партиянең урындагы бүлекчәсенең контроль комиссиясе отчеты белән контроль-ревизия комиссиясе рәисе Айрат Мөхәяров чыгыш ясады.

    Докладлар буенча фикер алышуларда Партиянең Чалкак, Бадрак, Кушманак башлангыч оешмалары делегатлары Ришат Нигамәтҗанов, Илдус Мидатов, Алик Каюмов, партия һәм муниципаль хезмәт ветераны Резида Кәримова партия әгъзалары тарафыннан урыннарда башкарылган һәм башкарыласы эшләргә тукталдылар, Партиянең урындагы политсоветы эшенә уңай бәя бирделәр.

    Конференциядә “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе Секретаре итеп яңадан Нурисламов Борис Шәрәфгали улы сайланды. Ул, үз чиратында, зур ышаныч күрсәткәннәре өчен делегатларга рәхмәтен җиткерде, Партиянең урындагы бүлекчәсе алдына куелган бурычларны тормышка ашыруда бергәләп армый-талмый эшләячәген белдерде. Шулай ук 10 кеше составында – политсовет, 5 кешедән урындагы контроль комиссиясе сайланды. Партиянең урындагы бүлекчәсе контроль комиссиясенең Положениесе расланды.

    Делегатлар “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан региональ бүлеге конференциясенә делегат итеп Партиянең урындагы бүлекчәсе Секретаре Нурисламов Борис Шәрәфгали улын сайлады.

    Партиянең бер төркем активистлары “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан региональ бүлеге Секретаре К.Б. Толкачевның һәм Партиянең урындагы бүлекчәсе Секретаре Б.Ш. Нурисламовның Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

    Конференциядән соң Партиянең урындагы бүлекчәсе политсоветының һәм контроль комиссиясенең беренче утырышы булып, анда оештыру мәсьәләләре каралды.

    Читайте нас: