Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2016, 16:59

Булдыклы егетләр

“Салават ” җәмгыятендә көч салучылар үткән җәй айларында һәм көз башында агымдагы еллар кышлатуын ныклы әзерлектә каршылады. Аңа һәркем үзенчә өлешен кертте: механизаторлар мал азыгы хәзерләсә, ындыр табагындагылар фуражын хәстәрләде.

Әлеге хуҗалыкта фураж гадәттәгечә тегермәндә тарттырылып бирелми. Аны монда махсус машинада–экструдерда парлы югары температурада пешереп әзерлиләр. Капчыкларга тутырылган мондый азыкны маллар яратып ашый һәм ул тулысынча үзләштерелә.

Мулла авылындагы ындыр табагында экструдерны Илсур Ганиев эшләтә, аңа Никита Головтин ярдәмләшә.

Кышлату чорында фермада кул көче бик аз файдаланыла, мал азыгын тракторда Айрат Әхмәдиев кертеп тарата, ферма мөдире Илмир Әлетдинов МТЗ-80 тракторында тирес чыгара. Күпчелекне ир-егетләр тәшкил иткән коллективта кышлату уңышлы дәвам итә, сыйфатлы продукция җитештерелә.

Читайте нас: