–Шушы гомер яшәп район мәдәният йортын беренче күрдем, бик матур икән,–диде ул, бу көндә чакырулы кунак булуына, исемен зурлап телгә алуларына канәгатьлеген яшермичә.
Фәтхыя һәм Хәмит Төхбәтовлар–сугыш чоры балалары гына түгел, тыл батырлары. Сугыш башланганда унике яшьлек булган Фәтхыя апага да, ундүрт яшьлек Хәмит абыйга да бу елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәрергә, Җиңү өчен тормыш арбасына төптән җигелергә туры килә. Хезмәт алар өчен һәрчак тормыш мәгънәсе булган. Хәмитенең алтмыш җиде яшенә кадәр колхозда эшләвен һәм алдынгы механизатор булуын горурланып телгә ала.
–Аның янында мин дә биш ел чәчкечтә эшләдем,–ди Фәтхыя апа. Ир-ат эше булгангамы, авыл җирендәге ничә төрле эш арасында монысы аның өчен иң авыры кебек истә калган. “Ана даны”, “Хезмәт ветераны”, Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен бирелгән медальләр Фәтхыя Зариф кызының лаеклы тормыш юлы турында сөйли. Хәрәкәттә–бәрәкәт дигән сүз бүген дә аның өчен нәтиҗәле хезмәткә кайтып кала. Тормыш иптәше исән чакта үзаллы дөнья көткәннәр, әле оныгы һәм килене белән яши, аларның балаларын тәрбияләшә, җәен бакча карый, йон эрләп, бәйләм бәйли.
–Унсигез оныгым бар, оныкларның балаларын санап торганым юк, дүртенче буынның балаларын карыйм,– дип сөенә ул.
Сугыш елы авырлыкларын кичергән, ярты гасырдан артык трактор руле артыннан төшмәгән Хәмитенең дә авырып торырга форсаты булмаган, сиксән яшенә кадәр тормыш дилбегәсен нык тоткан. Үзенең дә зарланырга исәбе юк. Яшьләргә исә: “Ике-өч бала табалар да...”–дип канәгатьсезлек белдерә. Өчне тапсалар бик шөкер әле, икенчесе өчен дә дәүләт ана капиталы түли. Демография начар дибез. Бүгенге заман кешеләренең илле яше тулыр-тулмас берничә диагнозы күренеп тора. Тормышка Фәтхыя апа кебекләр күзлегеннән карау кирәк икән бит. Аның әнә тормышта һәркайсы үз урыннарын тапкан балалары, оныклары да бер дә күп түгел, яше дә үзенә килешеп тора.