Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2016, 16:57

Гомерләрдә – вакыт агышы

Йомакайда яшәүче авылның ихтирамлы кешеләре Рәфизә һәм Кадим Баһмановлар шушы көннәрдә бергә яшәүләренә 60 ел тулуын – бриллиант туйларын билгеләде. Авыл клубында да гөрләтеп, тирән эчтәлекле кичә үткәрелде бу юбилей уңаеннан.

Күңеле иркен кешенең капкасына илтә торган сукмакка үлән үсми, кар яумый, ди халык. Баһмановларга шатлык-куанычларын уртаклашырга шушы көннәрдә бик күпләр килде. Барысын да көткән кунагыдай, сөенеп каршы алды алар. Авылыбызның мөхтәрәм кешеләре – Баһмановлар икесе дә диниләр, намазларын калдырганнары юк. Хатын-кыз өйне яктырта, ир кеше – җылыта, бала керсә – шатлык тула, дип халык белми әйтми. Якты, җылы өйне сөенечләргә тутырып, дүрт бала куаныч өстенә куаныч өстәгән. Хәзер онык-лар һәм аларның балалары нәселгә бәхет, кот өләшә. 87 яшьлек Кадим абый һәм 82 яшьлек Рәфизә апа бүген дә мал-туарын, кош-кортын карап, яшьләргә биргесез тормыш көтәләр.

Кадим абыйга 11 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Аның әтисе Солтан ага ул вакытта колхозның 160 баш бал корты умартасын тәрбияләгән була. Фронтка тәүгеләрдән булып киткән әтисенең эшен Кадим белән авылдашлары Ахун бабай дәвам итә. 11 яшьтән өлкәннәр белән беррәттән кара көннәргә каршы көрәш башлана. Һәм беркөнне, шөкер, зарыгып көткән Җиңү көне килеп җитә, әтисе дә әйләнеп кайта. Артабан Кадим ФЗОга укырга юл тота. Кемерово өлкәсендә 5 ел күмер шахтасында эшли, 3 ел солдатта булып, янә туган авылына юл ала. Шушы вакытта Свердловск өлкәсенең алтын шахтасында эшләгән җиреннән кунакка кайткан авылдашы Рәфизәне очрата һәм яшьләр чәчләрен-чәчкә бәйли. Гаилә авыл тормышын үз итеп, тырышып яши. Балалар да ата-ана үрнәгендә хезмәт сөючән булып үсәләр. Әле Хәерламаннары Нефтекамада эшли. Шамилләре һәм кызлары Альбина гаиләләре белән Бөре шәһәрендә төпләнгән. Ә төпчекләре – Рәвил әти-әнисенең терәге булып туган нигездә калган. Кадим ага Йомакайда мәчет салуга күп өлеш кертә. Аның беренче имамы вазыйфасын да берничә ел Кадим ага бар күңелен салып, намус белән башкара. Дини тормыш белән яшәгән, диннең үзе белән тәртип һәм тәрбиялелек алып килгәнлеген яхшы аңлаган Баһмановлар быел да Корбан бәйрәмендә корбан чалып, авыл халкын сыйлавы белән канәгать. Бар гомерен хезмәткә багышлаган абый колхозның малчылыгын алга җибәрүгә дә күп көч сала. Гомумән, бервакытта да эштән куркып тормаган бу гаилә. Сугыш һәм Хезмәт ветераны исемнәренә лаек Кадим абыйның бик күп Мактау кәгазьләре бар. Республика Башлыгы Р. Хәмитовның, Русия Президентлары Д. Медведев һәм В. Путинның имзалары белән расланган Котлау хатларын да кадерләп саклый ул.

Рәфизә апа да гаилә учагындагы җылыны булдырып, гомерен колхоз эшенә багышлаган кеше. “Бәләкәйдән үк җырлап үстем, җырчы булып китәсем килгән иде”, – ди апа. Аның моңлы тавышын басу-кырларда хезмәт таңында җырчы кошлар сайравыннан туктап тыңлаган. “Вятский” гармунында уйнаган хәләленә кушылып җырлап, күп концертларда катнаша ул. Ә хәзер исә оста итеп мөнәҗәтләр әйтә. Ихтирамлы кешеләрнең сүзен игътибар белән тыңлыйлар һәм рәхмәтләрен дә белдерәләр. 2013 елда Зур Бадрак авылында үткән “Башкортстан татарлары конгрессы” чарасында Рәфизә апага милләт язмышына битараф булмаганы, милли-мәдәни мирасны саклауга күп өлеш керткәне өчен Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе З. А. Хәкимовның имзасы белән расланган Рәхмәт хаты тапшырдылар.Өстәвенә, изге Корьән китабын да шунда бүләк итәләр.

Читайте нас: