Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2016, 11:38

Рөхсәтсез кисү тыела

Республикада “Чыршы” профилактик операциясе игълан ителде. Ул декабрь аеның соңгы көненә кадәр дәвам итәчәк.

Яңа Ел бәйрәмнәре дә якынлашып килә. Аны һәр гаиләдә, йортта матур каршылау—гадәти күренеш. Әлбәттә, өй түрендә купшы яшел урман сылуы утырса, кемгә дә күңелле. Ләкин аны рөхсәтсез кисү катгый рәвештә тыела. Шушы таләпне үтәмәүчеләр, урманга зыян салучылар, бәйрәмнең ямен җибәреп, үзләре җәзага тарттырыла.Бу көннәрдә чыршылар әзерләнеп сатуга чыгарыла башлады. Аларның хакы озынлыкларына карата билгеләнде һәм артык кыйммәт түгел. Мәсәлән, бер-дүрт метр озынлыгындагы агачлар 200-400 сум тора.Район оешмаларына, предприятиеләргә заказлар буенча илтеп бирү мөмкинлеге дә бар.Чыршыларны декабрь азагына кадәр Борайда Ял итү һәм сәүдә үзәгеннән, шулай ук “Борай урманы” учреждениесеннән барып алырга була.

“Чыршы” операциясе урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә оештырыла, рейдлар үткәрелә. Рөхсәтсез киселгән агач зыян салучыларга кыйммәткә төшәчәк. Мәсәлән, бер метр озынлыгындагы чыршы өчен өч мең сум күләмендә административ штраф һәм килгән зыянны каплау каралган. Шулай итеп, бер агач өчен 5-6 мең сум акчаңнан колак кагуың ихтимал. Ә инде берничә агач кискән очракта РФ Җинаять кодексының 260нчы маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк. Анда 200 мең сумга кадәр штраф яисә бер елга иректән мәхрүм итү каралган. Ялгыш адым ясаганчы, аның ничек тәмамлануын да күзаллау мөһим. Бата-чума, качып-посып агач кисүгә караганда, әзерен алу арзанга төшәр һәм бәйрәмнәр күңелле үтәр.

И. Гыйззәтуллин, Борай районы буенча федераль дәүләт урман контроле инспекторы.

Читайте нас: