Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2016, 11:47

Мулла нуры–Мулланур

Бөек Ватан сугышы башланганның өченче көнендә үк фронтка алынган Мулла авылы кешеләре Мулланур Ганиев һәм Мирзаян Шәрәфиев икесе дә бер полкка эләгәләр. Авылдаш икәнлекләрен белепме, бер-берсенә ышанычлы иптәш булырлар дип, заданиеләргә да бергә йөртәләр аларны.

Чираттагы разведкага барганда немец самолетлары тарафыннан бомбага тотылган йөк төягән машинага тап була алар. Машинаның шоферы һәлак булган, ә брезент астына шыплап азык-түлек тутырылган. Ике авылдаш-солдат, ул-бу була калса дип, тиз-тиз генә ризыкларны бушата башлый, әмма офык артыннан немец самолеты килеп чыгып, тагын утка тота, читкә китеп, җиргә капланып калырга өлгерәләр һәм могҗиза белән генә исән кала разведчик-авылдашлар. Ә машина төялгән ризыклары белән шартлап, һавага күтәрелә.

Сугыш юллары сөйләп тә, язып та бетерә алмаслык югалтулар, әрнүләр, елга булып аккан каннар белән Мулланур абыйның хәтерендә уелып, гомеренә җитәрлек фаҗигале хатирә булып кала. Бөек Жиңүнең язында, 1945 елның 16 мартында, терсәген чардаклап үтәдән-үтә мина ярчыгы тишеп чыга, яраларын госпитальдә дәвалаганнан соң, аңа туган авылына 10 көнгә кайтып килергә дип отпуск бирәләр. Солдатны сугышка кадәр салып кергән зур өйдә өшеп, ачлыктан хәлсезләнгән дүрт баласы белән хатыны Мәскүрә каршы ала. Фронттан алып кайткан паегы белән ач гаиләсен “сыйлый” һәм шунда ук нишләргә, ничек гаиләгә ярдәм итәргә дигән сорау белән яна башлый. Зур һәм иркен өен сатып, гаиләсенә кечкенә өй алып , хатыны белән балаларын урнаштырып, калган акчаларына азык-төлек юнәйтеп китә. Балалары бәхетенә 1946 елның 24 маенда кайтып җитә ул Мулласына. Бөек Җиңүдән соң аны бер ел буе юлдан күз дә алмый көткән гаиләсенә ни өчен бер ел үткәч кенә кайталганын берәмтекләп аңлата. Итәгенә утырып, күкрәгендәге орден-медальләре белән уйнаган балаларына 1945 елның 24 июнендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнү тарихын да бәянли. Фронт турында сорашулар һәм сөйләшүләр, һәр яугирнеке кебек үк, Мулланур Әхмәтгали улының да соңгы көннәренә кадәр дәвам итәчәк.

Мулланур Әхмәтгали улы Ганиев тыныч тормышта сугыш вакытында җимерек хәлгә килгән авылны, хәлсезләнгән колхозны төзекләндерүгә үзенең өлешен кертә башлый. Бригадир булып та эшли. Мал җанлы булгач, кышын – фермада, җәен – көтү көтә. Балта остасы булган ирне, шәхси хуҗалыгында бал кортлары асраган фронтовикны барысы да ихтирам итә. Өстәвенә, гаиләсе өчен ул өзелеп тора, сабыйларым дип яши. 4 бала янына тагын 8 сабый туа. Сигез малай һәм дүрт кыз Мәскүрә һәм Мулланурның өен ямьләп тәгәрәшеп үсә. Балаларына тавышын да күтәреп эндәшмәгән әтиләрен күз карашыннан аңлап, уллары аңардан эшкә өйрәнә. Әниләре янында булашкан кызлар да күркәм итеп дөнья көтү серләренә төшенәләр. Укыгыз, һөнәрле булыгыз, укыган кеше беркайчан да югалмый дип кабатлый ата-ана. Кичләрен әти-әниләре клубка репетицияләргә йөри, концертларда катнашалар. Өйдә әтиләренең гармунда оста уйнавын, аңа кушылып әниләренең моңлы итеп җырлауларын онытылып тыңлап үсә унике бала. Иң кечесе – 1959 елда туган кызлары Вәсимә. “Әнкәйсез бер генә минут та яши алмаган кебек иде әти. Җыелган йомырка, сыер майларын әнкәй Уфага алып барып сата һәм безгә өс-баш юнәйтеп кайта иде. Шул вакытларда әткәйнең юлдан күзен алмыйча, әнкәйне үрсәләнеп көтүләре. Кайтыр юлда ул күренгәч кенә әткәйнең йөзенә җан әсәре йөгерә, әткәйне артта калдырып, кемузардан әнкәй каршысына йөгерүләр бүгенгедәй хәтердә. Гомер буе сугыш яраларыннан сызланып йөрсә дә, әткәебез сабыр булды. Кулы буш тормады аның: сәнәк, көрәк, балта һәм ял иткәндә итәгендә гармуны да булыр иде. Авыз күтәреп кеше хакында сөйләү түгел, кеше тикшерергә башкаларга да рөхсәт итмәде. Үзеңнән башка барысын да фәрештә итеп күр, дип акыл бирде. Хезмәт сөйсәгез, йөзегез – ак, табыныгыз – мул, тормышыгыз – җитеш булыр дип өйрәтте. Бу васыятьләрне тотып, барыбыз да матур тормышта яшибез, шөкер. Әлеге вакытта әти белән әнинең өч кызы, өч улы исәнбез, калган алты туганым гүр ияләре инде. Әтиебез 80 яшендә, әниебез 92дә бакыйлыкка күчтеләр. Аларның тормыш тәҗрибәсе, дөньяны яратулары, гомерләренең мәгънәсе үзеңнән соң калган балаларыңда дип яшәүләре, сугыш михнәтләрен сабырлык белән үтеп чыгулары – безгә һәрвакыт үрнәк һәм сабак булып торды”, – диде Вәсимә апа әтисе Мулланур һәм әнисе Мәскүрә апалар хакында сөйләгәндә.

Читайте нас: