Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2016, 11:45

Акыл аксакалларда

Күп еллар районның урман хуҗалыгы предприятиесендә профком рәисе булып эшләгән Ракиф Нәбиуллинга хезмәт чорында күп конфликтлы, четерекле мәсьәләләрне чишәргә туры килде. Тормышны белүе, зирәклеге аның сүзен үтемле итте.

Ваныш авылы малае Ракиф тә, башка яшьтәшләре кебек, сугыш еллары авырлыгы белән үсте. Сабыр, акыллы әнисе Мөнәвәрәгә охшаган егет тайлар көтсенме, комбайнчы ярдәмчесе булып иген урсынмы – барысын да бик яхшы башкарды.Эштә чыныгып үскәч, армия хезмәтендә дә аңа авыр булмады. Армиядә солдатка иң зур бүләк – хәрби часть байрагы янында фотога төшү. Ракиф Нәбиуллин бу бүләкә ике тапкыр лаек булды.

Тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне Киров исемендәге колхозда да, ВЛКСМ райкомында да күреп алалар, аны 120 әгъзадан торган комсомол оешмасына секретарь итеп тәкъдим итәләр. Комсомолга яшьләрне тарту, комсомол яшьләр звенолары, бригадалары төзү, социалистик ярышлар оештыру, комсомол туйлары, төрле кичәләр үткәрү – барысының да башында яшь егет Ракиф Нәбиуллин тора. Үзен дә күрәләр егетнең, мактыйлар, гәзитләргә язалар. Комсомол яшьләре сафы 165 кешегә җитә. Шушы чорда үзе дә алдынгы яшьләр арасында укытучы кыз Зәйтүнәне очрата.

Әмма яшь бара, кулда нык-лы һөнәр юк. Ракиф бухгалтерлар курсына укырга китә, аннары кооператив техникумына да керә.

Ракиф абыйның икенче зур эш участогы – райпо системасы. Ул, Чалкак сельпосы бухгалтеры булып эшли башлап, соңрак аның рәисе вазыйфасына тәгаенләнә. Сельпо алдынгы урынга чыга. Биредә аны кулланучылар җәмгыяте съездына делегат итеп сайлыйлар, В.Ленин юбилее медале белән бүләклиләр.

Артабангы хезмәт юлы урман хуҗалыгында булды аның. 25 ел инженер, икътисадчы булып эшләде биредә. Аның фотосы озак еллар хуҗалыкның Почет тактасыннан төшмәде. Ракиф Шәйхемулла улы коллективта татулык, яхшы мораль климат булдыруга күп көч салды. Коллективта абруе зур булды.

Лаеклы ялга чыккач, урман хуҗалыгының ветераннар советы рәисе итеп сайладылар. Бу җәмәгать эшен ул 80 яше тулганчы алып барды. Район ветераннар советының ревизия комиссиясе рәисе булып эшләвен әле дә дәвам итә.

Әлбәттә, аның тормышындагы уңышлары нигезендә 54 ел бергә гомер кичергән, 40 ел укытучы булып эшләгән Зәйтүнә апа белән дус, тату яшәү дә ята. Авырлык-шатлык-ларны бергә кичереп, тыйнак, матур гомер итә алар. Үзләре кебек уңган ике кыз үстереп, олы тормышка чыгардылар. Булганына шөкер итеп яши ветераннар.

Читайте нас: