Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2016, 13:09

Конкурс ахырына якынлаша

Ваныш авыл биләмәсендә “Без – объективта” эстафета-бәйгесе “Җырлап яшик туган җирдә” дип аталган концерт программасы белән тәкъдим ителде. Биләмәгә караган авылларда яшәгән киномеханиклар да бу тамашага чакырылып, түрдән урын биләделәр.

Ваныш авылыннан чыккан Рим Гыйльметдинов үзе иҗат иткән җырлар белән чыгыш ясады. Н. Гыйззәтуллин, И. Низамов, А. Нуртдинова, А. Ямалтдинова, Р. Багманова, Л. Тимергалиеваның җырлары һәм “Умырзая” вокаль ансамбле туган якка, кадерле кешеләргә багышлап җырлар яңгыратты. Шөкшән авылы үзешчәннәре мари халык биюе, җыр һәм такмаклар алып килгән иде. Миңледән Р. Хәмидуллина да җыр бүләк итте. Балаларның “Кояшкай” һәм вокаль ансамбльләре чыгышын тамашачылар җылы кабул итте. Ваныш авылының видеосюжеты оста куллы кешеләр, аларның тормышны яратып яшәүләре турында сөйләде.

***

“Без – объективта” конкурс-бәйгесен йомгаклап, Тазлар авыл биләмәсендә “Авыл кешеләре белән матур” тамашасы 22 ноябрь көнне үтте. Концерт карарга җыелган халык үзен киноактер итеп тә хис итте – шунда ук “Тынычлык! Съемка бара! Беренче дубль, тәүге кадр!”дип игълан ителеп, оператор, режиссер һәм аның ярдәмчесе эшли дә башлады. “Умырзая” вокаль ансамбле, халык инструменталь ансамбле, җырчылар, бию ансамбльләренең чыгышы, мәктәп укучыларының киноларда яңгыраган җырларны оста башкаруы, А. Шафыйкова укыган нәфис сүз туган якның табигатенә мәдхия булып яңгырады. Э. Арслановның үзенең Яңа Кизгән авылдашларына теләктәшлек белдереп, җыр алып килүе күңелле сюрприз булды. Тамаша “Стоп! Төшерелде” сүзләре белән тәмамланды.

Читайте нас: