Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2016, 12:55

Бөртеген дә әрәм итмичә

“Урожай“ җәмгыятендә ферма эшчәннәренең хезмәтен җиңеләйтүгә ел әйләнәсенә ныклы игътибар бүленә.

Механизаторлар берничә ай дәвамында хәзерләгән азыкны мал улакларына һәм утарларга үзләре үк кертеп салып, тарата. Азык төяп кертүче техника да яңартылып тора. Хуҗалыкның Борай товарлыклы- сөтчелек фермасында һәм мөгезле эре терлек симертү комплексында әлегә кадәр ике азык төяп кертүче махсус тагылмалы арба эшләтелде. Шушы көннәрдә генә алынган тупас һәм сусыл азыкларны бергә кушып ваклап бутаучы һәм улакларга салучы “Хозяин” дип аталган югары җитештерүчәнле яңа машина да игелекле булыр. Бу техника эшчәнлеге өчен тәҗрибәле механизаторларның берсе Айрат Әхкәмов җаваплы.

– Хуҗалыкка ул миллион сумга төште. Берьюлы дистәдән артык кешенең кул көченә тиң әлеге техника салам- печәнен, фуражын, жомын һәм башка өстәмә тәмләткечләрне зоотехния таләпләренә туры китереп, көндәлек рацион буенча баланслый. Кышлату чорына һәр шартлы баш малга уртача 35 центнер азык берәмлеге күләмендә сыйфатлы азык хәзерләнеп, чокырларга тутырылды, ферма ихатасына ташып өелде. Эшләр көйле бара, һәркем үзенә йөкләнгән хезмәтне җаваплы башкара, мал азыгының бөртеге дә әрәм булмый, – ди терлекчелек тармагы начальнигы Айдар Рәхимов.

Моның шулай икәнлеге көндәлек продукция җитештерүдә ачык чагыла. Мәсәлән, мөгезле эре терлекләр симертү остасы Рәдиф Гыйльманов комплекста 200 баш үгез карый. Әлеге хуҗалыкта өч дистә елдан артык көч салган терлекче маллардан көненә уртача 800-900 грамм артым алып килә. Ул хезмәтен ихлас күңелдән башкара һәм нәтиҗәсе күз алдында: ит комбинатына тапшырылган маллар авырлыгы 400 килограммнан ким булмый.

Читайте нас: