Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2016, 16:47

Бар дөньяны бүләк итүчем син

Узган җомгада район мәдәният йортында, 27 ноябрь–Ана көненә багышланып, бик күркәм тантана үтте. Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов район Советы һәм хакимияте исеменнән барлык әниләрне шушы изге бәйрәм белән җылы тәбрикләде.

–Хатын-кызның табигатьтән бирелгән ана булу һәм кешелекне дәвам итү сәләтен дөньяда бернәрсә белән дә чагыштырып булмый,–диде ул.

Безнең районда 315 ана өч һәм аннан да күбрәк балаларга гомер биргән, алар гаиләләрендә 1027 бала үсә, 70тән артык гаиләдә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Яшь буынга рухи-әхлакый кыйммәтләрне тапшыру, патриотлар–Ватан сакчылары тәрбияләү дә, нигездә, аналарның бурычы булып кала. Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап сугыш ялкынында гомерләре өзелгән батырларның аналарына аеруча җылы сүзләр әйтәсе килә. Көчле рухлы, батыр, кыю уллар үстергәнегез өчен Сезнең алда баш иябез. Авыру, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләгән аналарга нинди авырлыклар кичерергә туры килгәнлеген, күңел төшенкелегенә бирелмичә яшәү һәм сабыйларына таяныч булу өчен күпме көч кирәклеген алар үзләре генә белә. Караучысыз калган балаларны гаиләгә алып үстерүче аналар әйтеп бетергесез изге гамәл кыла һәм җәмәгатьчелек алдында абруй казана. Алар үз балаларын үстереп олы юлга чыгарган, оныклар сөенечен кичергән, әмма галәмдәй киң күңелләрендә ана җылысыннан мәхрүм булган сабыйларга гаилә җылысы, наз, хәстәрлек бирерлек көч калган. Үз иңнәренә өстәмә йөк алган аналарның исемнәре хөрмәтләп телгә алынды.

Сабыйлар тудырып, үстерү, тәрбияләү белән бергә җәмгыятебез иминлеге өчен хезмәт салган, йортларыбызның яме, гаилә учагын җылытучы булып яшәгән һәм гүзәллек үрнәге булып калган аналарга рәхмәт сүзләре, изге теләкләр яңгырады. Бәйрәм уңаеннан күп балалы һәм патронат әниләр Светлана Галләмова (Кузбай), Зарифа Биктиева (Бакалы), Резеда Моратова (Каенлык), Фәтхыя Төхбәтова (Иске Бикмәт), Халидә Хөсниярова (Шабай) һәм Әнүзә Шәфәгытдиновага район Советы һәм хакимиятенең Рәхмәт хатлары, чәчәкләр тапшырылды.

Әниләргә багышланган концерт һәммәсе өчен матур ял булды, өлкәннәрнең дә, балаларның да чыгышларын рәхмәтле тамашачылар алкышлап кабул итте.

Читайте нас: