Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2016, 12:23

Суперприз–Зиннуровларда

“Суперприз от” акциясендә катнашу өчен район гәзитенә һәм республика басмасы – гәзит яки журналга язылганлыкны белдереп, квитанция күчермәсен 4500077, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 адресы белән җибәрергә кирәклеген “Алга” битләрендә искәртеп, хәтерегезгә төшереп килдек. Һәм... яңалык! Борай районы Иске Бикмәт авылында яшәүче Зиннурова Рания Рәзиф кызы суперприз – телевизор отты.

Шушы турыда әбүнәчебезгә шалтыратып хәбәр иткәч, мәктәптә укытучы булып эшләүче Рания Рәзиф кызы ышанмыйчарак торды. Сөенеч авыл буйлап тиз таралган, хезмәттәшләре, күрше-күлән бәхетле авылдашын бу хәбәр белән ихлас котлап, аның өчен шатланганнар.

Бүләк-телевизорны “Алга”ның редакторы Ильяс Сафиуллин һәм бер төркем журналистлар, Борай почтамтының гәзиткә язылу бүлегеннән Эльвера Шәрыгина, Иске Бикмәткә килеп, тантаналы рәвештә хуҗасына тапшырды.

Авылда гөрләтеп, малын, кош-кортын асрап, бакча тәрбияләп яшәгән йорт хуҗабикәсе – Рания һәм хуҗа – Рәвис Зиннуровлар кунакларны капка төбенә үк чыгып каршы алдылар. Бәхетле әбүнәченең сөенечен уртаклашырга почта бүлеге начальнигы Мәүлединә Нурмөхәммәтова һәм хат ташучы Ралия Шәйхетдинова да килгән иде. Күршеләре Гөлфинә Ситдыйкова да оныгы Арыслан белән кереп җитте.

Плазмалы телевизор–суперпризның биш балалы гаиләгә чыгуын бәхетле очрак итеп кенә түгел, язмыш бүләге дип тә әйтергә була. Өч бала янына ике сабыйны опекунлык тәрбиясенә дә алып үстергән Зиннуровлар. Өлкән кызлары – 22 яшьлек Альбина ире Илнур белән Борайда яши, Эмиль һәм Әмирә исемле ике балалары бар. 16 яшьлек Дианалары Бөре медицина колледжында белем ала, ә төпчек–Нурисламнары әлегә әти-әнисе янында – икенче класста укый. Гаиләгә Артур һәм Артемнары кайтканга да күп вакыт узган инде. Өлкәненә 16 яшь, ул Нефтекамада күппрофильле колледж студенты. Артем – Борай беренче мәктәбенең сигезенче класс укучысы. Алар ял көннәрендә барысы да әти-әнисе янына кунакка кайталар. Ял да итәләр, йорт эшләрендә дә ярдәмләшергә өлгерәләр. Балаларның һәрберсе ата-ана өчен кадерле. Әтиләре янында уллары мал караша, йорт мәшәкатьләре башкара, кызлар да әниләре кебек уңган. Бакча артыннан ук башланган җиләклек, гөмбәлектән җәй көне кайтып та кермиләр икән. Кыскасы, зур һәм матур гаилә булып, авыл җиренең кадерен белеп, Зиннуровлар Иске Бикмәт авылында рәхәтләнеп яшиләр. Күп балалы гаиләләргә дәүләт бушлай биргән җир участогында – Борайда яңа өй дә өлгереп килә. Бәхет исе аңкып торган нигезгә күрше-тирә бала-чагалары да җыела. “Рания апа, сезнең икмәгегез тәмле”, – дип, мактый-мактый чәй табынында сыйланалар. Сабыйлары сау-сәламәт, тәртиплеләр, ата-ана сүзеннән чыкмыйлар – монысы әти-әнигә иң зур бәхет. Сабыйлар да киң күңелле Зиннуровларның яхшылыгын һәм игелеген аңлый белә, рәхмәтлеләр. Хат ташучы апалары гәзит-журналлар китергәч, аларны барысы да бергәләшеп укый, мәкаләләр буенча фикер алышалар.

Игелекле гаиләгә суперприз – плазмалы телевизорны тапшырганда “Алга” гәзите редакторы Ильяс Хәмидулла улы: “Киләчәктә дә гәзит-журналларны балаларыгыз, оныкларыгыз, күрше-күләннәрегез белән рәхәтләнеп укыгыз. Ял минутларында бүләк-телевизорны карагыз, район гәзите “Алга” һәм башка вакытлы матбугат истәлеге булган призыгыз үзегезне сөендерсен, авылдашларыгызны һәр подписка чорында әбүнәчеләребез булырга чакырып, әйдәп торсын. Бәхеткә бәхет тартылган кебек, сөенечле очрак та сезнең гаиләне сайлаган һәм без моңа бик шатбыз”, – дип, барысына да уңышлар теләде.

Читайте нас: