Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2016, 12:28

Объективта–авыл биләмәләре

“Туган илем, җирем – җәннәт, суы – ширбәт”. Шундый исемле концерт Кәшкәләү авыл биләмәсе тарафыннан әзерләнеп, “Без – объективта” бәйгесе кысаларында, Русиядә Кино елына багышланып, авылдашлар һәм жюри хөкеменә 12 ноябрьдә тәкъдим ителде. Ел темасын һәм биләмәдә яшәүчеләрнең осталык җимешләрен чагылдырган күргәзмә тамашаны ачты.

Барысы 19 концерт номерында Кәшкәләү, Иске Карагыш, Даутлар, Ишмәмәт, Бакалы авылларыннан 55 кеше катнашты. Ир-егетләр һәм хатын-кызларның вокаль ансамбльләренең чыгышы һәм һәр башкаручының җырлары мактау сүзләренә лаек булды. “Кулъяулык” – татар, “Кострома” – рус, “Язгы сулыш” һәм “Игенчеләр” башкорт, мари халык биюләрен тамашачы бирелеп карады. А. Шакированың нәфис сүзе аһәңле яңгырады

“Су юлы күрсәтү” фольклор тамашасын сәхнәләштерү дә уңышлы килеп чыкты. Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәреннән Гөлшаһидә җырын Ф. Әюпова башкаруында авылдашлары бирелеп тыңлады. Конкурска тәкъдим ителгән видеоролик туган як һәм авыл хезмәтчәннәре турында сөйләде. Тасма авылларның мәдәни тормышын һәм төбәкнең гореф-гадәтләрен чагылдырды.

***

14 ноябрьдә Кузбай авыл биләмәсенең тамашасы булып үтте. Авыл клубының сәхнәсе популяр совет кинолары буенча иллюстрацияләр белән бизәлгән. “Без – объективта” конкурсы таләпләренең берсе булган видеотасма Кузбайда яшәүче тарих остасы Г. Аитова һәм Алтаю авылыннан чыккан билгеле журналист Ө. Бәдертдинов белән таныштырды. Концерт программасы В. Новицкийның үзе гитарада уйнап, киноларда яңгыраган җырларны башкаруы белән башланып китте. Бустанайдан З. Закированың, “Илһам” вокаль ансамбле һәм Н. Арслановның чыгышлары игътибарга лаек. Алтаюдан “Инвожо” фольклор ансамбле һәм Кузбайдан Р. Бәдретдинова, Ф. Нигъмәтҗанова, З. Шәрәфиева, “Сердәш” вокаль ансамбле тамашачыларга җыр-моң бүләк итте. “Күңел ачу”дип аталган фольклор күренеш борынгы ата-бабаларыбызның ничек ял иткәннәрен бәянләде. Тамаша Кино елы темасын тулысынча ачып бирде.

***

Таңатар авыл биләмәсендә “Без – объективта” бәйгесенә әзерлек ныклы барды, видеоролик төшерү өчен яңа камера да сатып алынды. Авыл уңганнары, кышкы урамның карлы пейзажын чагылдырган видеосюжетлар һәм биләмәгә караган авыллар турында мәгълүмат тамашачыны кызыксындырырлык булды. Мәктәпнең актлар залында төбәк осталары тарафыннан иҗат ителгән кул эшләре үрнәкләреннән бай күргәзмә төзелгән иде һәм ул концерт карарга килүчеләрне әллә кайдан үзенә чакырып торды. Баянчылар: И. Төхбәтуллин, И. Камалов, А. Мөниров, И. Вәсбиева, Л. Фазлетдиновалар уйнауларын халык мөкиббән китеп тыңлады. З. Нуртдинова, Л. Аитова, Г. Мөхәмәтҗанова, М. Җәләева, А. Гыйләҗеваларның чыгышын да тамашачы алкышларга күмде. Оста итеп салынган биюләр дә җылы кабул ителде. Биредә яшәүче яшьләр концертның нигезе булса, өлкәннәр аңа ямь өстәде. С. Ситдыйкова мөнәҗәтләр әйтте, М. Каюмов үзе язган шигырьләрен укып ишеттерде. Гомумән, бердәм булып әзерләнгән һәм 16 ноябрь көнне авылдашларга һәм жюри хөкеменә тәкъдим ителгән концерт, Кино елы темасын ныклы яктыртып, бу биләмәгә караган авылларда күптөрле сәләт ияләре яшәгәнлеген тагын бер тапкыр исбатлады.

***

“Без – объективта” конкурсына Тепляк авыл биләмәсе тәкъдим иткән тамаша район мәдәният йортында күрсәтелеп, уңышлы үтте. Үткән ел гына үзенең 15 еллыгын билгеләп үткән “Сударушка” вокаль ансамбленең матур чыгышы концертны ачып җибәрде. Фердинанд Миняҗевның баян моңына кушылып тормыш иптәше Фидәлиянең җырлавын тамашачы үз итте. Илдар Шәйнуровның җыры үзенчәлекле яңгырады. Авыл уңганнары Айгөл һәм Илшат Шәйнуровларның дуэтлары тормыш дәрте өләште. Краснокама районында яшәгән Фәрзәнә Солтанова бәйгедә катнашыр өчен туган ягына ашкынып кайткан һәм моңы белән күңелләрне әсир итте. Байшадыдан Ида Фаюршина һәм Зөһрә Баһаутдиновалар “Ике аккош” җырын тәкъдим итте. Удмурт халык биюен күмәк башкару концертка ямь өстәде. Айсылу Нуриева башкорт биюенең һәр мәгънәсен халыкка җиткерә, төшендерә алды. Чулпан Зиянгирова, Ралия Кәримова, Фларит Зариповларның чыгышларын, Лилия Фәйзуллинаның мари биюен дә тамашачы алкышларга күмде.

Һәр концерт номеры экранда видеороликлар белән тулыландырылды. Тәкъдим ителгән видео-сюжетта бу төбәкнең көндәлек тормышын, матур табигатен, печән өсте мәшәкатьләрен рәхәтләнеп күзәтергә мөмкин иде. Концертны Азат Арсланов техник яктан бизәде, Эльмира Хаматнурова эчтәлекле итеп алып барды.

Концерт ахырында район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Хаматдинов Тепляк авыл биләмәсе үзешчәннәрен уңышлы тамашалары белән ихлас котлады.

М. Әхмәтҗанова, Ф. Нуриев, жюри әгъзалары.

И.Сөләйманова коллажы.

Читайте нас: