Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 сентябрь 2025, 10:59

Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә

Яңа уку елы башлану белән ата-аналарны мәктәптә балаларны тукландыру мәсьәләсе борчый. Район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы технологы Лариса Сәлимҗанова белән без Борай авылының икенче санлы гимназиясендә булдык, бүген укучыларга нәрсә ашатуларын карадык.

Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә
Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә

Башкортстанда мәктәптә туклануның сыйфатын күтәрүгә аерым игътибар бирелә. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров берничә ел элек мәктәптә туклану проблемасына катгый кагылганнан соң, мәктәптә иртәнге һәм төшке ашларның сыйфаты яхшыра башлады, бүген ата-аналар һәм балалар пешекчеләрнең ничек пешерүләреннән һәм нинди ризыклар куллануларыннан бик канәгать. Билгеле булганча, Радий Хәбиров мәктәп ашханәләре өчен продуктлар саныннан сыйфатсыз чимал һәм читтән китерелә торган ит чыгаруны таләп иткән иде (әйтик, ул килгәнче хәтта Аргентинадан буйвол ите дә кулланылган булган, имеш). Хәзер фермер продуктларына басым ясала, күп дәрәҗәле контроль системасы җайга салынган, ә мәктәп туклануын оештыру белән ниндидер аңлаешсыз структуралар түгел,  әлеге эшчәнлек төренә лицензиясе булган җитди туклану комбинатлары шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсендә соңгы берничә елда гаҗәеп үзгәрешләр булды. Бу мәсьәләне республика Башлыгы Радий Хәбиров игътибар үзәгендә тота.

Яңа уку елы башлану белән ата-аналарны мәктәптә балаларны тукландыру мәсьәләсе борчый. Район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы технологы Лариса Сәлимҗанова белән без Борай авылының икенче санлы гимназиясендә булдык, бүген укучыларга нәрсә ашатуларын карадык.

Лариса  Әнвәр кызы сүзләренә караганда, Борай мәктәпләрендә мәгариф идарәсе белгечләре төзегән ункөнлек бердәм меню гамәлдә. Ул җитәкче тарафыннан раслана,  шуннан соң мәгариф учреждениеләренә җибәрелә. Ашларны пешерү өчен, әзер картотекадан файдаланалар, бу туклануда аксым, майлар һәм углеводлар буенча тигезлек саклауны тәэмин итә. Меню төрләндерелә. Әлеге вакытта көзге-кышкы  менюсын кулланалар. Районның ике мәктәбендә вариатив меню кертелгән (9-11 сыйныф укучыларына сайлау өчен ике гарнир бирелә). 1-4 сыйныф укучылары, СВОда катнашучыларның балалары, саулык мөмкинлекләре чикләнгән балалар бушлай тукланалар. Көн саен итле ризыклар әзерләнә. Балык, тавык, сыер итеннән котлетлар чиратлаштырып пешерелә. Сөт ризыклары кулланыла.

− Хәзер басым фермерлар җитештергән сыйфатлы продуктларга ясала. Без 100 процент үзебездә (районда, республикада) җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итәбез. Ипидән башлап, ит, сөт продуктлары, сыйфатлы җитештерүчеләрнеке сайлана. Ашамлыклар безгә өч тәэмин итүчедән килә. Нефтекама шәһәреннән “Гранд-питание” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенән ярымфабрикатлар килә, “Смак” кулланучылар кооперациясеннән – икмәк, икмәк-күмәч эшләнмәләре, шәхси эшкуар Хәлилов Р.И. ит белән тәэмин итә. Продуктларның сыйфатын гел тикшереп торабыз, − ди Лариса Әнвәр кызы.

Гимназиядә дүрт пешекче, бер склад мөдире һәм бер савыт-саба юучы эшли. Пешекчеләр эшен иртәнге сәгать алтыдан башлый. Беренче дәрес ахырына укучыларны ашату өчен алар барын да әзерләп өлгерә.

Пешекче стажы 40 елдан артык булган Золя Миңнуллина мәктәп ашханәсендә инде 20 елдан артык пешекче булып эшли.

− Минем өчен иң зур бүләк − балаларның рәхмәте, − ди Золя Мурзахан кызы. − Күңелем белән эшләргә тырышам, коллектив та бик әйбәт. Мәктәп ризыкларына куелган барлык таләпләрне, меню стандартларын үтибез. Һәрвакыт кәеф белән пешерәм, шул вакытта ризыклар да тәмле була!

Без килгән көнне меню буенча яшелчә ашы, бәрәңге измәсе белән балык кәтлите, витаминлы салат, ипи һәм чәйдән тора иде. Укучылар әйтүенчә, алар канәгать.

− Безнең мәктәптә ничек тукландырулары миңа ошый. Көн саен менюда төрле ризыклар. Бигрәк тә яшелчә-җимешләр яратам. Бүген бәрәңге измәсе белән балык кәтлите бик тәмле булды, − ди гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Илдан Шәйдуллин.

Ата-аналар (заказчылар һәм контролерлар) фикере белән дә кызыксындык. Алар балаларының мәктәптә туклану сыйфатыннан канәгатьме? Бу сорауны мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Елена Ягафаровага юлладык.

−Әлбәттә, канәгатьмен. Дөрес туклану гаиләдән килә. Баланы кече яшеннән төрле боткалар ашатып өйрәтергә кирәк. Хәзер мәктәптә көн саен кайнар аш, боткалар белән тукландыралар. Ә боткалар ул углеводлар дигән сүз. Шуңа күрә мәктәптән ач кайтканнары, ач йөргәннәре юк, − дип җаваплады ул.

Өч бала анасы булган (икесе – гимназия укучысы, кече уллары  балалар бакчасына йөри) Зәһинә Ибәтуллина да мәктәптә ашату белән канәгать: “ Мәктәп ашханәсендәге тукланудан үзем дә, балаларым да канәгать. Балалар икесе дә: “Мәктәптә ашату ошый. Нәрсә бирәләр, барысын да яратып ашыйм”, – диләр.”

Белем учагындагы туклануны оештыру, андагы шартлар белән танышканнан соң шундый нәтиҗә ясадык: бүген белем учакларында балаларыбызны төрләндереп әзерләнгән тәмле, сыйфатлы ризыклар белән тукландыралар. Без моңа үзебез инандык.

Күргәнебезчә, республика җитәкчелеге мәктәптә туклануның сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән курс яхшы нәтиҗәләр бирә һәм мәсьәлә ныклы игътибар астында кала. Радий Хәбиров еш кына мәктәпләрне тикшерү, менюны яхшырту, үз социаль челтәрләрендә азык-төлек сайлауны контрольдә тоту турында сөйли, бу теманы мәктәп мәгарифе темасы буенча киңәшмәләрдә күтәрә. Ул моның белән чиновник буларак кына түгел, кайгыртучан әти буларак та кызыксына.

Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә
Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә
Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә
Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә
Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә
Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә
Мәктәптә туклану игътибар үзәгендә
Автор: Лира Юрасова
Читайте нас