Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 апрель , 11:22

Мәктәп тынычлыгы – ышанычлы кулларда

Мәктәпләргә барып кергәч, иң беренче без кем белән очрашабыз?! Дөрес, мәктәп кизүчесе белән. Алар балаларның иминлеге сагында көне-төне торалар. Яңа Тазлар мәктәбе укучыларының иминлеген саклаучы Илүс Гаязов мәктәптә көрәш түгәрәген дә алып бара.

Мәктәп тынычлыгы – ышанычлы кулларда
Мәктәп тынычлыгы – ышанычлы кулларда

Мәктәпләргә барып кергәч, иң беренче без кем белән очрашабыз?! Дөрес, мәктәп кизүчесе белән. Алар балаларның иминлеге сагында көне-төне торалар.


Яңа Тазлар мәктәбе укучыларының иминлеген саклаучы Илүс Гаязов мәктәптә көрәш түгәрәген дә алып бара. Ул 14 малайга атнага өч тапкыр көрәш серләрен аңлата. Районда, республикада төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар, грамоталар, дипломнар яулыйлар аның укучылары. Укучылары да үз тренерларын яраталар, ихтирам итәләр.


-Илүс Касыйм улы безгә эшкә килгәч, безнең мәктәп җанланды. Ул бар чараларда актив катнашып килә. Аны балалар да, укытучылар хөрмәт итә. Авылдашлар да аны мактап кына телгә ала. Мәктәп тынычлыгы – ышанычлы кулларада дисәк тә дөрес булыр, – диләр аның турында коллегалары. – Һәр кешегә, һәр балага игътибарлы, ярдәмле, кешелекле ул Илүс Касыйм улы.


Бүгенге көндә бигрәк тә актуаль тема булып кала балалар иминлеге. Мәгариф учреждениеләрендә чит кешеләрдән элементар саклану чаралары да булмаганда кемнең һәм нинди максат белән мәктәпкә яки балалар бакчасына үтеп керүе билгесез. Ә балалар иминлеге барыннан да мөһимрәк. Бу турыда Илүс Касыйм улы белеп, үз эшен җиткереп башкара.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: