Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 октябрь 2023, 14:19

Сайлаган һөнәренә тугры калып

Яңа Тазлар мәктәбенең тарих һәм җәмгыять фәннәрен укытучы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльза Кәрим кызы Галиханованы укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә хөрмәт итә.

Кулына китап алып, мәктәптән соң кичкә кадәр аның тылсымлы битләрен ачып укуга бирелгән балага, әтисе дә, әнисе дә урамга чыгып дуслары белән уйнарга тәкъдим итсәләр дә, ул ризалашмый, укуын дәвам итә. Бишенче сыйныфтан география, биология, тарих белән кызыксынган Эльзага укытучылары да игътибар итәләр, укытучы булырга өндиләр. Ул үзенә әлеге фәннәрдән белем биргән укытучыларына олы рәхмәтле.
Әнисенең орчыгын указка итеп, уенчыкларын тезеп утыртып, картаны стенага элеп, “мәктәп” уйный торган була Эльза. Гомер буена указка һәм карта аның юлдашлары булып кала.
Белорет районы Сермән авылында туып-үсә Эльза ханым. Туган авылының мәктәбен тәмамлап, Бөре педагогия институтының биология факультетына укырга керә. 2000 елда тарих һәм җәмгыять укытучысы итеп квалификациясен үзгәртә. Шау-шулы белем алу еллары сизелмичә узып китә. Менә ул дипломлы белгеч буларак, инде беренче чыныгуын алган Яңа Тазлар мәктәбендә 34 елдан артык үзе яраткан фәннән балаларга белем һәм тәрбия бирә. Тарих фәненә мөккибән булып, аны тирәнтен белүче белгеч кенә түгел, ул үзен туган як тарихын өйрәнүче итеп тә таныта. Укучыларда да тарих фәненә кызыксыну уятуны үзенең бурычы дип саный. Эльза Кәрим кызы җитәкчелегендә укучылар район, республика күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле конкурсларда катнашып, мактаулы урыннарга лаек булалар. Моннан тыш, тарихчы буларак, ул үзе дә төрле фәнни оешмалар эшчәнлегендә актив катнаша.
Эльза ханым фикере буенча, туган як тарихын өйрәнү – бу кеше җанының бер үзенчәлекле халәте, чөнки һәр кеше әз генә дәрәҗәдә булса да туган як тарихын өйрәнүче булып туа. Ул бу хис кемдәдер – иртәрәк, кемдәдер соңрак булса да уяна дип саный.
– Эльза Кәрим кызы – бар яктан да иҗади шәхес, – дип сөйли мәктәп директоры Ләйсән Якупова. – Барысына да җаваплы. Аны, завуч буларак, мәктәптә уку процессының торышы гына түгел, сыйныфларда һәм кабинетларда, уен һәм спорт мәйданчыкларында уңайлыклар тудыруга юнәлтелгән бар нәрсә дә борчый. Минем хезмәттәшем безнең укучыларның уку өчен шартлары һәм мөмкинлекләре шәһәрдәге яшьтәшләренекеннән ким булмасын өчен барысын да эшли.
Эльза Кәрим кызы яхшы укытучы гына түгел, улларын тәрбияләп, олы тормышка аяк бастырган ана да. Рөстәм Красноярск өлкәсендә нефть сәнәгатендә эшли. Илнур улы быел Башкорт дәүләт университеты филиалының колледжында программистлыкка укып чыга, диплом алырга да өлгерми, армиягә китә. Эльза Кәрим кызы оныгы Эмильне дә укырга, язарга өйрәтә.
– Эшләү дәверендә бик күп укучылар чыгарырга туры килде. Бүгенге көндә күбесен беләм, күрәм: араларында табиблар да, укытучылар да, нефтьчеләр, журналистлар һәм бик күп хезмәт ияләре бар, – ди Эльза Кәрим кызы, үзе сайлаган һөнәре белән горурланып.

Сайлаган һөнәренә тугры калып
Сайлаган һөнәренә тугры калып
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: