Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 февраль 2022, 13:11

Гимназиям – белем учагым

Борай икенче санлы гимназиясенә 1966 елда нигез салына. 2007 елда гимназия “Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында инновацион белем бирү программаларын гамәлгә кертүче мәктәпләр конкурсы җиңүчесе була. 2015 елда “Иң яхшы авыл мәктәбе” Бөтенрусия конкурсында җиңүче булып таныла. 2015-2016 елларда  БДИ нәтиҗәләре буенча Русиянең иң яхшы 200 авыл мәктәпләре исемлегенә керә.

Гимназиям – белем учагым
Гимназиям – белем учагым

Шулай ук 2016 елда республика буенча инновацион практикалар фестивале лауреаты була. 2017 елда “Хәзерге заман мәгариф процессы: торышы һәм үсеш тенденцияләре” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә “Мәгарифтә заманча интернет-технологияләр” темасы буенча авторлык секциясен тәкъдим итә. 2018, 2019 елларда гимназия рейтинг күрсәткечләре буенча 30 иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керә. 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасының ЯКласс цифрлы электрон укытуны куллануда иң яхшы мәктәпләре арасында 1нче урынга, Русиядә 3нче урынга чыга. 2017 елның августыннан гимназиянең директоры булып Алик Рәмил улы Усаев эшли.

Гимназиядә 61 укытучы эшли. 17 укытучы – беренче, 44е югары категорияле. Чулпан Галиева, Ирек Галиев, Ләйсән Муллагалиева – Башкортстан Республикасының  атказанган укытучылары, Зөлфия Шәрипова – РФ халык мәгарифе отличнигы, Алик Усаев, Илмира Алиева, Фәнзир Ногманов – Русия Федерациясенең гомум белем бирү мактаулы хезмәткәре һ.б. бик күп укытучылар төрле дәүләт бүләкләренә һәм исемнәренә лаек. Гимназия укытучылары һәр елны Республика Башлыгы грантына да ия булалар.

Бүгенге көнне гимназиядә 582 укучы белем ала. 10 сыйныфтан башлап табигый-фәнни һәм технологик профильле укыту оештырыла. Быелгы уку елыннан IT класс ачылган. Узган елны гимназиянең чыгарылыш укучыларының 97 проценты югары уку йортларына укырга кергәннәр. Республика уку йортларыннан тыш Ижау, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә дә укучылар бар.

2020-2021 уку елында Республика Башлыгы стипендиясенә 11В сыйныф укучысы Алсу Галиева, 7А сыйныф укучысы Зиннур Исламов, район хакимияте башлыгы стипендиясенә шулай ук “Уку” номинациясендә Алсу Галиева, “Спорт” номинациясендә Родион Раянов, “Сәнгать” номинациясендә Энҗе Мәхмүтова һәм Зиннур Исламов лаек булган.

Гомумән, гимназиядә сәләтле балалар белән даими эш алып барыла. Укучылар төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашалар. 2021-2022 уку елында рус әдәбияты буенча Алсу Галиева (укытучысы Ирек Галиев), хокук буенча Ильяс Әхмәтшин (укытучысы Айгөл Нуриева), башкорт теле һәм әдәбиятыннан Элина Муллаярова, Лилия Дүсмәтова (укытучылары Ләйсән Муллагалиева), Эльвира Сәетгалиева (укытучысы Зилә Вахитова) призлы урыннар алганнар. Эльвира Сәетгалиева быел башкорт теленнән төбәкара олимпиадада җиңүче булган. Астрономия буенча олимпиаданың төбәк этабында Алсу Галиева һәм 9А сыйныф укучысы Илназ Әхмәтшин (укытучылары Чулпан Галиева) призлы урынга чыктылар. Шулай ук бөтенрусия АгроНТИ-2020 “Агрокосмос” юнәлеше буенча төбәкара конкурсында Шамил Дәүләтханов (укытучысы Әнисә Мортазина) җиңүче була.

Гимназиядә укучылар фәнни-тикшеренү эше белән дә шөгыльләнә. Лиана Килмәтова (укытучысы Гүзәл Шәймөхәмәтова) “Большие вызовы” бөтенрусия фәнни-техник проектлар конкурсында “Генетика” юнәлеше буенча эшләгән эше белән призер булган.

Гагарин кубогында гимназия берничә ел уңышлы эшләп килә. 2021 елда республика этабына 36 укучы чыккан. 7А сыйныф укучысы Ләйсән Җиһаншина физик культура буенча республика этабында призлы урын алган (җитәкчесе Фәнүс Галиев).

Гимназия шулай ук ике ел рәттән Гагарин кубогына ия була һәм медаль белән бүләкләнә.

–2019 елның 1 сентябреннән Башкортстанда “Взлетай!” милли мәгариф проекты эшли башлый. Аның төп максаты – өлкән сыйныф укучыларын олы тормыш чынбарлыгына нәтиҗәле әзерләүдән гыйбарәт, ул безнең мәктәптә дә эшли башлады, – дип таныштырды уку һәм тәрбия бирү эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Исламова. – Бу проектың  6 модуле бар. Аның   кысаларында “Сәламәт елмаю” модуле уңышлы эшли. Барлык укучылар да яхшы җиһазландырылган стоматология кабинетында тешләрен дәвалый ала. Монда районның башка авыл мәктәп укучылары да килә ала. Балаларны табиб-стоматолог Чулпан Мусина һәм шәфкать туташы Анфиса Баһаутдинова карый. Бу елдан инде гимназия укытучыларына да тиешле дәвалау алырга мөмкинчелек бар.

Белем бирүнең беренче адымнары

Башлангыч сыйныфларда 10 башлангыч сыйныф укытучысы, тьютор, психолог, логопед эшли. 10 укытучы арасыннан 5 укытучы югары квалификацияле, 4 укытучы беренче категорияле һәм аларның 20 елдан артык стажлары бар. Укучыларның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен  укытучылар мультимедия җиһазлары, китапларның электрон вариантлары, видеодәресләр кулланалар.

Әлеге вакытта гимназиядә башлангыч сыйныфта 226 укучы укый. Алар “Гагарин кубогы”нда актив катнаша. Район конкурсларында 11 укучы җиңүче булган. Укучылар төрле халыкара конкурсларда, “Учи.ру” порталының бөтенрусия интернет-мәгариф олимпиадаларында катнашалар.

Спорт

Гимназиядә “Мәктәпләрдә – милли көрәш” дигән проект тормышка ашырыла. Аның җитәкчесе Фәнзир Ногманов 7-10 сыйныф укучыларын көрәш серләренә өйрәтә. Көрәш өчен яхшы итеп җиһазландырылган залда шөгыльләнәләр.

– Балалар яратып йөриләр, чыныгалар. Көрәшнең иң авыры ул – җәрәхәт алу, иң беренче егыла белергә, аннары егыта белергә өйрәнергә кирәк, – ди күптән көрәш белән шөгыльләнүче технология укытучысы Фәнзир Камил улы.

 “Сәламәт буын – көчле регион” дип аталган проект уңышлы эшләп килә. Аны физик культура укытучысы Светлана Васикова җитәкли.

Спортта гимназия укучылары сынатмый, беренче урыннарны да, призлы урыннарны да алып киләләр. Берничәсен күрсәтеп узыйк. Мәсәлән, 2021-2022 уку елында Яңавыл шәһәрендә 2нче сыйныф укучысы Нурия Миңнегулова һәр елны үткәрелә торган Ф.В. Гарейшин исеменә җиңел атлетика буенча таулы кросста чемпион исемен алган. Зона буенча үткәрелгән волейбол буенча турнирда гимназия егетләр командасы 1нче урынны яулый. Башкортстан Республикасы укучылары спартакиадасы зачетына ярышында егетләр командасы 1нче урынга чыга.

Гимназиядә җиңел атлетика, волейбол, хоккей, чаңгыда шуу,  милли спорт уеннары да бик актив алып барыла, үткәрелгән төрле конкурсларда бер дә сынатмыйлар.

Гимназиянең социаль челтәрләре

2020 елда “Үсеш ноктасы” үзәгенең  яшь журналистлары тарафыннан “Гимназия яңалыклары” (“Вести Гимназии”) дигән электрон гәзит булдырыла. Иң беренче максатлары “Яшь журналистлар” түгәрәгенең эше турында күрсәтеп бару булса,  хәзер инде бу гимназиянең мәгълүмат үзәге булып тора. Бүгенге көндә 655 язылучы бар дип исәпләнә. Гимназия тормышы шушы “Гимназия яңалыклары”нда күренеп бара. “Үсеш ноктасы” үзәгендә «МедиаЛаб» мәктәп телевидениесе” дигән түгәрәк тә эшли. Укучылар барлык телетапшыруларын, роликларын ютуб каналында һәм “Бәйләнештә” социаль челтәрендә урнаштырып баралар.

Проект эшчәнлеге

Проект эшчәнлеге – ул конкрет бурычларны хәл итүгә, куелган максатка ирешү өчен юнәлдерелгән эш, ул уку барышында алынган белемнәрне практикада кулланырга мөмкинлек бирә. Җитәкчесе Әнисә Мортазина. Укучылар проектны шәхси эшкәртү өстендә эшлиләр. Төрле тикшеренү эшчәнлеге проектларында катнашалар.  Бу проекттан башка укучылар инициатив бюжетирование мәктәп конкурсында да катнашалар. Ул проект 10-11 сыйныфлар өчен.

“Үсеш ноктасы”

“Үсеш ноктасы” проекты гимназиядә 2019 елдан бирле эшли. Проектның җитәкчесе Эльза Мәрдамшина. Уку программасы нигезендә информатика, технология һәм ОБЖ дәресләре яңа җиһазлар кулланып үткәрелә. 11 юнәлеш буенча дәрестән тыш эшчәнлек оештырылган: “Легоконструкцияләү” (Эльмира Гыйндуллина), «Техник конструкцияләү», “Гамәли модельләштерү” (“Прикладное моделирование”), “Мәктәп квадрокоптерын очыру” (Фәнзир Ногманов), “Scrаcth программалаштыруы”, “3D модельләштерү” (Эльза Имамова), «Ашыгыч ярдәм күрсәтү мәктәбе” (Радик Әюпов), “Мәктәп музее эшчәнлегендә цифрлы технологияләр” (Разалия Габдрәшитова), “Яшь журналистлар”, “Проект остаханәсе” (Эльза Мәрдамшина), “МедиаЛаб” мәктәп телевидениесе (Әнисә Мортазина), “Картоннан эшләү” (Зилә Әбүбакирова), “Шахмат” (Булат Фазылов).

Яңа Тазлар һәм Шабай мәктәпләре белән челтәрле үзара хезмәттәшлек алып барыла. Планга ярашлы, “Сәнгать дизайны”, “Scrаcth илендә”, “Офис технологияләре”, “Беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү” өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшли. Анда Яңа Тазлар һәм Шабай мәктәпләреннән 5-8 һәм 10нчы сыйныф укучылары шөгыльләнә.

“Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең укыту-тәрбия, дәрестән тыш һәм социомәдәни чаралар планы нигезендә Бөтенрусия олимпиадасының мәктәп этабы үткәрелде. Мәктәптә җиңеп чыккан укучылар, район олимпиадасында катнашып, Раил Якупов (8 сыйныф), Булат Хәсәнов (10 сыйныф), Наилә Нуриәхмәтова (7 сыйныф) – җиңүче, Ремаль Гәрәев (11 сыйныф) призер булдылар.

Октябрь аенда «МедиаЛаб» мәктәп телевидениесе аша барлык укытучыларны туры эфирда укытучылар бәйрәме белән котлаганнар. Шулай ук эфирда мәктәп квадрокоптеры белән төшерелгән  материаллар буенча беренче яңалыклар чыга. 2нче чиреккә йомгаклау мәктәп телевидениесе аша үткәрелгән. Гимназиянең телевидение эше “Вконтакте” челтәренең “МЕДИА.LAB«ENERGY», “Точка роста”, “Вести гимназии” төркемнәрендә чагылып бара.

Гимназиянең бер үзенчәлеге бар. Ул да булса Уфа дәүләт нефть техник университеты классы булдыру. Монда 9-11 сыйныф укучылары теләп язылалар. 15 декабрь көнне 11 нче сыйныф укучылары башкалага барып, бер көн университетның студенты булып караганнар. Алар мастер-класс карап, экскурсияләр, университетның төрле факультларының лабараторияләрендә булганнар. 12 гыйнварда 10 сыйныф укчылары бер көнгә студент булган.

Туризм

Гимназиядә туризм югары үсеш алган. Укучылар ел саен районда үткәрелгән туризм буенча ярышларда 1нче урынны яулыйлар. Ел да укучылар физик культура укытучысы Илдар Рафыйков белән төрле экскурсияләргә баралар. Соңгы елларда Инзер (Көньяк-Урал тыюлыгы), Кунгур боз мәгарәсе, Шихан (Торатау, Коштау, Юрактау), Янгантау геопаркы, С.Юлаев туган мемориал комплексында һ.б. җирләрдә булганнар.

Мәктәп музее – тәрбия учагы

Гимназиядә тарихи-туган якны өйрәнү музее 1999 елдан эшли. Музей туган якның, туган авылның, туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан-буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә. Музей белән Разалия Габрашитова җитәкчелек итә. Укучылар белән төрле тематик, билгеле шәхесләр турында чаралар, класс сәгатьләре, бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәрә ул. Музейда эшчәнлек күпкырлы юнәлештә алып барыла. Музей экспонатлары яңартылып, өстәлеп тора.

Тәрбия эше

Тәрбия процессы гимназиядә директор урынбасары Ләйсән Муллагалиева, социаль педагог, педагог-психолог Лилия Хәйбрахманова, педагог-оештыручы Альмира Хәмидуллина, логопед  Гөлназ Диярова һәм 29 класс җитәкчеләре эшчәнлегеннән тора.

Бөек Ватан сугышына багышланган бөтенрусия онлайн-квестта 454 укучы арасында гимназиянең өч командасы катнашты. Гимназия командасы башкорт теле көненә багышланган 8нче КВН Кубок ачышы уенында җиңүче булды. Һәр елны укучылар районда үткәрелгән “Хәвефсез балачак юлы” КВН командасында призлы урыннар яулый.      .

Республикада үткәрелгән “Аманат” журналының “Минем шәҗәрә” иҗади конкурсында 6нчы сыйныф укучылары Алина Туктагулова, Эльмира Шакирова (җитәкчеләре Альмира Хәмидуллина) җиңүчеләр булып таныла. Республика конкурсы “Мин, син, ул – без бердәм ил” конкурсында 2нче сыйныф укучысы Гүзәл Зиннәтуллина җиңүче була. “Халык һөнәрләре” фестиваль-конкурсында Ринат Хәсәнов (җитәкчесе Фәнзил Ногманов) призлы урын яулый. Укучылар арасында Русия Федерацияcенең дәүләт һәм төбәк символларын һәм атрибутикасын белүгә бөтенрусия конкурсында Ибраһимов Мансур (җитәкчесе Нәфисә Хәмитова) дипломант, республика этабында Ренат Нәҗметдинов (җитәкчесе Фәнзир Ногманов) декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә дипломант була.

Социаль педагог Гөлнара Шәйдуллинаның төп бурычы – үз тәрбияләнүчеләренең психик халәтенә уңай йогынты ясау. Шушы максат белән белгеч чаралар оештыра, тәрбия эшләре алып бара, балалар хокукларын яклаучы булып тора. Социаль педагогның эше полиция (аерым алганда, балигъ булмаганнар эшләре буенча), психологлар, опека органнары, мәктәп укытучылары, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары һ. б. белән үзара бәйләнешне күз алдында тота.

Психолог Лилия Хәйбрахманова авыр, девиант тайпылышлары булган балалар белән эшли. Психологның эше уку процессын оптимальләштерү максатында гына түгел, укыту процессында килеп чыккан конкрет кыенлыкларны исәпкә алып, укучы-укытучы-ата-ана арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне исәпкә алу.

Логопед  Гөлназ Диярова балаларының дөрес сөйләме өстендә эшли, индивидуаль дәресләр һәм консультацияләр үткәрә.

–Гимназия – укучыларның көн дә килә торган иң яраткан белем йорты булсын өчен монда йомшак күңелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучылар эшли. Тулы бер команда белән тырышып эшләгән чакта, зур уңышларга ирешергә мөмкин. Без бүген матди-техник базаны ныгыту, төрле грантларда катнашу, “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру, укыту сыйфатын үстерү өстендә эшләүне дәвам итәбез. Иң мөһиме, укучыларыбыз сәламәт булып, укырга йөрсеннәр, – дип хушлашты директор Алик Усаев.

Гимназиям – белем учагым
Гимназиям – белем учагым
Гимназиям – белем учагым
Гимназиям – белем учагым
Гимназиям – белем учагым
Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: