Ул Әрнәш авылында туган, бәләкәйдән авыл тормышы мәшәкатьләре белән чыныгып, кечкенәдән спортка тартыла. Николаевка сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, язмышын балаларның физик халәтләрен үстерүгә багышларга карар итеп, Стәрлетамактагы физик культура техникумына юллана. Дипломлы яшь белгеч юллама белән физик культура укытучысы һәм тренер буларак Тепляк авылы мәктәбенә җибәрелә. 1980-1982 елларда Ватан алдындагы изге бурычын Әзербайҗанда үти, ракета гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Армия сафларыннан кайтканнан соң, Ваныш урта мәктәбендә физик культура укытучысы, Киров исемендәге колхозда методист булып эшен дәвам итә. Ваныш мәктәбендә эшләгән вакытта аның укучылары чаңгы ярышлары, полиатлон, волейбол, шахмат буенча һәм җиңел атлетика эстафеталарының күп тапкыр чемпионнары һәм призерлары булалар. 4-5 ел эчендә чаңгы ярышлары буенча беренче разрядлы 11 спортчы, җиңел атлетика буенча икенче разрядлы дүрт спортчы тәрбияләгән. Венер Кадим улы үзе дә чаңгы ярышлары һәм полиатлон буенча БАССРның күптапкыр чемпионы була.
1987 елда шул ук предметлар буенча укучыларга белем бирергә Таңатар авылы мәктәбенә күчерелә. Читтән торып Чиләбе дәүләт физик культура институтында белем ала. Җаваплылык, һәрнәрсәгә җитди караш, намус төшенчәләре кечкенә чактан гаиләдә сеңдерелгән булганга, Венер Арсланов монда да үзен сынатмый. Бар көчен, белемен салып, яңа чемпионнар үстерә, хәтта йөгерү буенча спорт мастерлыгына бер кандидат да тәрбияли ул бу дәвердә.
Кешеләргә һәрвакытта мәрхәмәтле булган, киң күңелле педагог инде 20 ел буе Ваныш мәктәбендә эшли. Үрнәкле укытучы гомер буена үзе дә спорт белән дус яшәде. Чаңгы спорты, җиңел атлетика буенча беренче разрядлы спортсмен, чаңгы буенча район җыелма командасы әгъзасы буларак районыбыз физкультурачылары, гомумән район халкы арасында хөрмәт яулаган кеше ул. Мәктәптә укыган елларыннан ук, институтта белем алган чакта да район, республиканың зона ярышларында, спорт бәйгеләрендә ул даими катнашып, һәрвакыт призлы урыннарга чыга килә. Тик ул үз тормышының төп максаты итеп лаеклы укучылар, спортчылар тәрбияләүне күрә, тырышлыгы юкка гына булмасын иде ди. Бәлки, кайсыдыр укучысы аның һөнәрен дәвам итәр яисә спортны үз итеп ил, дөнья күләмендә танылган спортчы булыр дип хыяллана. Спортка мәхәббәт физкультурада уяна, дип саный Венер Кадим улы.
Педагогика һәм спорт буенча Венер Арслановның хезмәте киң бәһаланып, Башкорт АССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, БР Профсоюзлары обкомының Мактау кәгазе, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының грамотасы белән билгеләнә. «БР мәгариф отличнигы» дигән мактаулы исем дә аның тырыш хезмәт елларының җимеше. Венер Кадим улы тәрбияләгән укучылар район, зона, республика ярышлары чемпионнары, аның тәрбияләнүчеләре төрле дәрәҗәдәге ярышларда күрсәтелгән уңышлары өчен район хакимияте башлыгы стипендиатлары.
Гаиләдә дә, спорттагы кебек, барысы да тәртиптә Венер абыйның. Тормыш иптәше Раушания Сабирҗан кызы белән үрнәкле гаилә корып, ике ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары үзләре кебек тырыш һәм максатка омтылучан. Венер Кадим улының тагын бер һөнәрен билгеләп үтми булмый. Менә инде 41 ел ул җәй көннәрендә комбайнчы булып та көч сала. Бу хезмәте өчен “Гвардеец пятилетки” медале, күптөрле грамоталар белән бүләкләнгән.
Менә шундый күпкырлы хезмәт иясе ул физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткән Венер Арсланов.