Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2021, 14:20

Гомерлек һөнәр

27 сентябрьдә тәрбиячеләр һәм тәрбия учагында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләнә. Бүгенге язмам гомерен шушы авыр, фидакарь эшкә багышлаган, инде ничә буын балаларның яраткан, якын тәрбиячесе булган, хөрмәткә лаек якташым Рәсүлә Рәхим кызы Мөхәярова турында. Ул дошманнарны көнләштерерлек, якыннарны куандырырлык, яшьләргә үрнәк булырлык искиткеч матур гомер юлы буйлап атлап килә. Яхшы тәрбияче, уңган хуҗабикә, яраткан әни дә ул.

Гомерлек һөнәр
Гомерлек һөнәр

Рәсүлә Мөхәярова 1965 елда Ташкүбәр авылында туа. Таңатар авылында урта мәктәпне тәмамлап, балаларга белем бирү, нәниләрне тәрбияләү теләге белән Уфадагы педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт юлын Нефтекама шәһәрендә башлый Рәсүлә апа. Шул вакытта тормыш иптәшен очратып, гаилә корып, туган Бораена кайта ул. Һәм шуннан башлап Борайның беренче санлы балалар бакчасында тәрбияче булып көч сала. “Балалар бакчасына беренче тапкыр килеп кергәч тә, бик курыккан идем. Бу куркуны җиңеп, җиң сызганып эшкә тотындым”, – дип исенә төшерә Рәсүлә Рәхим кызы. Шулай кыю башлап җибәргән эше нәтиҗәле булып чыга. Инде беренче чыгарылыш балалары, үзебезнең Рәсүлә апабызга дип, үзләренең балаларын алып килә.
Балалар, әти-әниләр белән уртак тел табып эшли белән торган хезмәт иясе ул Рәсүлә Мөхәярова. Балалар бакчасы җитәкчелеге дә аны җылы сүзләр белән искә ала:
– Рәсүлә Мөхәярова – югары тәҗрибәле, иң нәтиҗәле эшләүче өлкән тәрбиячеләрнең берсе. Инициативалы, киң эрудицияле, үз һөнәренең чын остасы ул. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур. Рәсүлә Рәхим кызы педагогик кадрларның һөнәри осталыгын үстерүгә ныклы игътибар бирә. Нәтиҗәдә бакчада тәрбияләнгән балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән киләләр. Яшьләр белән дә уртак тел таба белә ул, яңа гына эшкә килгән хезмәттәшләренә киңәшләрен биреп, эшнең асылына төшендерә, – ди бакча мөдире Ләйсән Йосыпова.
Рәсүлә Мөхәярованың намуслы хезмәте югары бәяләнгән, ул “РФ гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек, күпсанлы Мактау грамоталы, Рәхмәт хатлары иясе. Җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый Рәсүлә апа. Районда үткән өмәләр, чисталык көннәре, спорт ярышлары, төрле мәдәни чаралар һ.б. – барысының уртасында кайный.
Барлык кешеләр дә тәрбияче булып эшли алмыйлар бит. Тәрбияче булу өчен бик сабыр холыклы, түземле, эшкә житез булырга, һөнәреңне яратырга, балалар белән балаларча сөйләшә белергә кирәк. Иртән ничәмә ничә баланы һәм аларның әти-әниләрен елмаеп, үзенең эчке кичерешләреңне беркемгә дә сиздермичә каршы алып, баланы, елатмаска тырышып, алардан алып калырга кирәк. Һәр баланың үзенә генә хас булган гадәтләрен исеңдә калдырып, һәрберсенә үзенең яратуын белдерергә тырыша. Зурлар өчен эш булып тоелмаган нәрсәләргә: өстәл артында аякларны рәттән кую, арканы төз тоту, кашыкны дөрес тотып ашау, ашаганда киемнәрен пычратмау, ашар алдыннан кулны сабынлап юу кебек шөгыльләрне гадәткә кертә. Бәйрәмнәр вакытында тәрбиячеләр артистларга әйләнәләр, үз рольләрен алдан ятлап, балалар белән бергәләп җырлыйлар, бииләр һәм уйныйлар. Менә 32 ел буе Рәсүлә Мөхәярова, шушы гади кеше күзенә күренми торган эшләрне башкарып, үзен чын тәрбияче итеп исбатлый.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: