Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 август 2021, 11:55

Педагогларның август киңәшмәсендә

20 август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Чарада Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев, муниципаль Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, БР архив эшләре буенча идарә начальнигы Илһам Фәткуллин, БРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова, «Башкортстан Республикасының стратегик тикшеренүләр институты» социомәдәни анализ үзәге начальнигы Юлдаш Йосыпов, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының икътисад һәм планлаштыру бүлеге начальнигы Гөлзада Кирәева,  муниципаль Борай районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, районның оешма җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.

Педагогларның август киңәшмәсендә
Педагогларның август киңәшмәсендә

Киңәшмәгә килүчеләрне фойеда мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Кунаклар зур кызыксыну белән белем бирү оешмаларында гамәлгә ашырыла торган, белем һәм тәрбия, һөнәри юнәлеш бирү проектлары белән танышты. Август конференциясендә узган уку елы йомгаклары турында фикер алыштылар, пандемия чорында дистанцион онлайн укыту кебек мәсьәләләр каралды, уку йортларындагы санитар хәвефсезлек мәсьәләсе күтәрелде.
Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев 1 сентябрьдә парта артына районның 2224 укучысы утырачагын ассызыклады. Өстәмә белем бирү учреждениеләре дә игътибардан читтә калмады. Рушан Кадим улы сәләтле балалар белән эшне дәвам итәргә һәм активлаштырырга, һөнәри юнәлеш бирү эшенә аерым игътибар бирергә кушты. Чыгышының ахырында хакимият башлыгы барысын да яңа уку елы белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, мәгариф өлкәсендә көч салучыларга эшләрендә зур уңышлар теләде. Үзенең чыгышыннан соң ул яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә намуслы хезмәтләре, уку-укыту һәм тәрбия процессын оештыруда һәм камилләштерүдә зур уңышлары өчен Кәшкәләү мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләлә Гыйльфанованы, Таңатар мәктәбенең математика укытучысы Зөбәрҗәт Нәбиуллинаны, Борай икенче санлы гимназиясенең технология укытучысы Фәнзир Ногомановны, район мәгариф бүлегенең бухгалтеры Мөнирә Шәйдуллинаны район хакимиятенең Мактау грамотасы, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе инструктор-методисты Салават Мортазинны, өченче санлы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Инзилә Сафинаны, Шабай мәктәбенең математика укытучысы Лүция Төхвәтуллинаны район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Борай беренче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Галиакбәрова, Борай бишенче санлы балалар бакчасының укытучы-логопеды Айгөл Мәхәмәдиеваны Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде. 2021 елда Борай муниципаль район территориясендә бердәм дәүләт имтиханын оештыру һәм үткәрүнең югары профессиональ дәрәҗәсе өчен мәгариф бүлегенең муниципаль цифрлаштыру үзәге методисты Айрат Галиев, Борай өченче санлы мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Регина Шәрәфиева, мәгариф бүлегенең муниципаль методик хезмәт җитәкчесе Мәрсилә Шәрипова Мәгариф һәм фән Министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә Ваныш-Алпавыт мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәкимова белән Борайның өченче санлы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлнара Хөснияровага «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе тапшырылды.
Киңәшмәдә узган уку елы нәтиҗәләре турында доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин чыгыш ясады. Ул педагогик коллективларның эшчәнлеген барлык юнәлешләр буенча, мәктәпкәчә белем бирүдән башлап, кадрлар эшчәнлегенә кадәр анализлады. Проблемалы сорауларга да тукталды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе сүзләренә караганда, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерларның саны артуы күзәтелә. Шулай ук соңгы елларда дәүләт йомгаклау аттестацияләре күрсәткечләре дә үсә.
Аннары сүз Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачевка бирелде. Ул районның мәгариф тармагы эшчәнлеген яхшы бәяләде. Шул ук вакытта педагогларның потенциалы җитәрлек, алар югарырак үрләр яуларга сәләтле дип белдерде. Константин Борисович мәгариф өлкәсендә көч салучыларны яңа уку елы белән котлап, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге казанышлары, Башкортстан Республикасы мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертүләре өчен “Танып” сәламәтләндерү лагеренең хуҗалык мөдире Мадис Хөсәеновны, Борай өченче санлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анфиса Янгированы Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Мактау грамотасы, Борай беренче санлы “Гүзәл” балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Римма Әхмәтҗанова, Кодаш мәктәбенең математика укытучысы Азат Галиевны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Шулай ук киңәшмәдә Борай икенче санлы гимназиясенең физика укытучысы Чулпан Галиева, опека һәм попечительлек секторы мөдире Айгөл Мөслимова, Борай беренче санлы мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нурмиеваның чыгышлары тыңланды.
Районның мәгариф өлкә-сендә эшләүче хезмәткәрләрне якынлашып килгән белем бәйрәме һәм яңа уку елы белән котларга сүзне Гөлзадә Кирәева алды. Ул класс җитәкчелеге һәм Владимир Путин йөкләмәсе буенча аларга 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү турында сөйләде, шулай ук хезмәт хакы белән бәйле хәлне аңлатты.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: