Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 Май 2021, 16:20

Кабатланмас мизгел

9 һәм 11нче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге уңайдан барлык мәктәпләрдә тантаналар үтте. Быел 230 бала тугызынчы, 112 бала унберенче сыйныфларны тәмамлады.

Борай беренче санлы урта мәктәбе укучылары өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч булды –аларны котларга район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, БРда бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Милана Скоробогатова да килде.
–Сез мәктәпне тәмамлап яңа тормышка аяк басасыз. Бу җиңел булмаган юлда сезгә уңышлар телим. Алда әле бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сезнең арада Русиякүләм бәйгеләрдә, республика олимпиадаларында катнашып, район данын яклаучылар күп, бу бик куанычлы. Үзегез сайлаган уку йортларында белем алып, яхшы белгечләр булып, Борайга кире кайтуыгызны көтәбез. Сез –безнең киләчәк, горурлык һәм ышанычыбыз, –диде хакимият башлыгы чыгышында.
Ул шулай ук укучыларга төпле белем биргән, аларны олы юлга чыгаруга зур көч салган укытучыларга, ата-аналарга хөрмәтен белдерде һәм спорт һәм белем һәм иҗат илендә зур уңышларга ирешүче Гөлназ Исхакова, Салават Әхәтов һәм Радмир Вахитовларны үзенең стипендиаты итеп игълан итеп, сертификат тапшырды.
Бу көн укучылар өчен генə түгел, əти-əнилəр өчен дə, укытучылар өчен дə бик дулкынландыргыч.
– Балаларыбыз белəн ихлас күңелдəн горурланабыз.Укучыларымның һəрберсе баламдай якын һəм кадерле, килəчəктə алар чын кеше булып, тормышта үз урынын табып яшəүгə ирешə алсын иде,– ди унберенчелəрнең сыйныф җитəкчесе Лилия Искəндəрова. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирəлəр, дулкынландыргыч мизгеллəр булып һəркемнең күңел түрендə сакланыр ул.
Читайте нас: