Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 апрель 2021, 15:20

Борай мәктәпләре укучылары - "Тукай моңнары" республика конкурсы җиңүчеләре

“Тукай моңнары” республика конкурсы ел саен уздырыла. Анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты татар телендә генә түгел, рус, башкорт, инглиз һәм башка телләрдә дә сөйләнелә. Конкурста Борай укучылары ел саен катнашалар.

Өченче урта мәктәбенең 1б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гөлназ Гыйльфанова, Лилия Гайнетдинова) иҗади коллективлар арасында беренче урынга лаек булды.
Шулай ук беренче мәктәпнең 9 класс укучысы Гаяз Хәсәнов рус телендә сөйләп – беренче, 4б класс укучысы Индира Хөснетдинова инглизча чыгышы белән – икенче, 7в класс укучысы Элина Набиуллина – өченче һәм өченче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Алсу Насыртдинова өченче урыннарны яулады.
Быелгы конкурс Габдулла Тукайның тууына 135 ел булуына багышланды һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театрында уздырылды. Биредә балаларның чагу чыгышлары белән беррәттән, сәнгатьле сөйләм, театр осталыгы һ.б. мастер-класслар да уздырылды.
Афәрин укучылар! Җиңүләрегез белән котлыйбыз!
Читайте нас: