Ана кеше: “Кызым, үскәч укытучы булырсың инде. Мин дә шул теләгемне тормышка ашыра алмадым. Иртән мәктәпкә барганда укытучым Алия апаның ап-ак киездекләре калдырган эзенә туры китереп басарга тырышып атлый идем. Имеш аның эзеннән барсам, һичшиксез мин дә укытучы булачакмын... Безнең авыр балалык еллары хыялларыбызны тартып алды шул”, – дип, шаулап кайнап чыккан күмер самавырын өстәлгә китереп куя. Төпчегенең урындыкны өй түренә куеп, аңа сәхнә итеп менеп басып, моңлы тавышы белән җыр сузып җибәрүенә дә өйрәнгән инде ул. Әле генә курчакларына дәрес бирүче, әле генә җырчыга әйләнүче кыз, каз канаты тотып, әнисенә булышам дип, йөгергәли-йөгергәли идән себерергә керешкән. Теремек кызының күңеле тулы гел изгелек булуына сөенеп, юлларыңда яхшы кешеләр генә очрасын инде, моңлы да, бәхетле дә була күр, балакаем, дип ана теләкләрен тели.
Үзләренең Мулла авылындагы яңа, кирпечтән салынган ике катлы мәктәпнең беренче чыгарылыш классының укучысы булган Рәмилә Рәфкать кызы 1986 елны унынчыны уңышлы тәмамлый. Шул ук елны район мәгариф бүлегеннән аны Яңа Мостафа сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Кечкенәдән укытучы һөнәренә гашыйк кыз остазлары Ралия Абдулла кызы һәм Фәрит Сабир улы Кәримовлардан чын педагог булу серләренә зур теләк белән өйрәнә. Ул вакыттагы мәктәп директоры Хәлим Нурисламовның оста оештыручы булуын, таләпчәнлеген рәхмәт белән кабул итеп, әлеге укытучыларның эш үрнәген киләчәктә үзенең хезмәт тәҗрибәсе нигезе итеп ала. Мәктәптә укыту эшләре белән бергә авылның җәмәгатьчелек, мәдәни-оештыру чаралары да укытучылар иңендә була. Сайлаулар үткәрү, бәйрәмнәр, Сабантуйлар һәм башка чаралар арасында Мулладан килгән сәләтле, җырларга оста булган Рәмилә бу эшләрнең уртасында кайный. Эшкә башлаганның икенче елында ук Бөре дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Укучыларына карата ихтирамлы, бар көчен аларны белемле итәргә салган Рәмилә Рәфкать кызын балалар да якын күрә. Яңа Мостафа авылының ямьле табигатен, аның халкын да үз итә яшь укытучы. Фатирга кереп яшәгән, инде мәрхүмә Газизә әбекәенең ак яулыклы чын татар әбисе булуына сокланып, әле дә аны рәхмәт сүзләре белән искә ала. Мәүлия апада фатир торуын да яшьлегенең онытылмас мизгеле итеп сөйли Рәмилә ханым. Туй түрендә дә әниләре белән беррәттән утыра Мәүлия апасы. 1990 елны икесе бергә мәктәптә укыткан, шушы авыл егете Илдус Идият улына кияүгә чыгып, Яңа Мостафа килененә әйләнә һәм биредә төпләнеп тә кала алар. Кечкенә авылның күркәм гаиләсенә әверелеп, алар заман белән һәрчак бергә атлый. 1992 елны тәүгеләр рәтендә Илдус Газизов фермерлык хуҗалыгы оештырып җибәрә. Аерым хуҗалыкның эшен оста оештырып алып бару өчен кыюлык, тырышлык, уңганлык сыйфатлары гаилә башлыгының канында булганлыктан, Рәмилә Рәфкать кызы иренең көченә, аның уңышына ныклы ышана. Үзе дә аңа ярдәмләшеп, язын чәчкеч артына баса, көзен иренә комбайнында ярдәмләшә. Ә инде уллары Алмаз һәм кызлары Айсылу үскәч, алар әтиләренең ярдәмче-уң кулына әверелә. Тире иләргә дә өйрәнә хуҗа кеше, иләнгән тиреләрдән туннар да тегә, капкалар, беседкаларны тимердән бөгеп ясый. Тирә-як авылларда бер булган ике катлы кирпеч өй дә тергезәләр.
1997 елдан алып 2007 елга кадәр Рәмилә Газизова Яңа Мостафа мәктәбендә директорлык вазыйфасын башкара. Авылда мәктәп ябылгач, Мамады мәктәбенә йөреп тә укыта әле ул. Әлеге вакытта көн дә авылларыннан килеп йөреп, Борайның өченче санлы мәктәбендә башлангыч классларга белем бирә. Укучыларның психологиясен алга куеп, аны ныклы аңлап, төпле белем биргән бай тәҗрибәле укытучы үз эшенә бүген дә мөкиббән киткән. Гомере буе сәхнәдән төшмәгән, күңел түреннән ургылып чыккан моңы белән тамашачыны әсир иткән Мулла кызына карыйсың да, укытучылык һөнәрен сайламаса, Рәмилә ханым, һичшиксез җырчы булыр иде, дигән фикергә киләсең. 30 ел буена Илдусына хәстәрлекле гүзәл хатын, балаларына яраткан әни ул. 23 ел дәвамында бианасы Идая апага булдыклы килен булып, бергә чөкердәшеп яшәделәр. Мәрхүмә бианасын сагынып искә ала ул. Аның кебек уңган кешеләрнең сирәк булуы турында бирелеп сөйли игелекле килен. Мулла авылында яшәгән әнисе – Җәмига апа да кызы һәм кияве янында кыш чыга. Моңлы кызчыгының бәхетенә сөенеп бетәлми. Алмаз – әтисе сыман хезмәт яратып, үз эшен булдырган егет. Айсылу белән кияүләре Булат Уфа шәһәрендә яши, кызлары Мәрьямне үстерәләр.
Әллә каян балкып, һәр кешегә ихтирамлы эндәшкән ачык йөзле, киң күңелле Рәмилә Рәфкать кызын аны белгән һәммә кеше сөйкемле, кешелекле дип якын, үз күрә һәм ихтирам итә. Бик бәхетле саный ул үзен. Моңлы кешенең бәхете урап йөрер дигән сүз белән һич килешми. Гүзәл ханым Рәмиләгә тормышта һәрвакыт җырлап яшәргә насыйп булсын.