Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 гыйнвар 2021, 02:00

“Танып”та ял итү хәтердә озак сакланыр

Көтеп алынган җәйге каникулларның соңгы ае бара. Узган атнада «Танып» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда өченче сменаны ябу тантанасы үтте. Шөкер, бу агым башлануга уңай һава шартлары урнашып, саф һавада йөрергә, рәхәтләнеп су керергә мөмкинчелек бирде. Биредә яллар файдалы үтү өчен барлык шартлар тудырылган. Лагерьнең эшчәнлеге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, район китапханәсе, “Яшьләр үзәге”, полиция, янгын-коткару часте, балалар иҗат йорты һ.б. учреждение, оешмалар белән берлектә алып барылды. Күптән түгел ял итүчеләр янында Алик Әхмәдиев җитәкчелегендә ДОСААФның район бүлеге хезмәткәрләре булып, егетләр һәм кызлар өчен пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үткәрде. Балалар бу бәйгедә бик теләп катнашты, җиңүчеләргә грамота һәм бүләкләр тапшырылды. Лагерьне ябу тантанасына район хакимияте, мәгариф бүлеге вәкилләре, ата-аналар килгән иде. –Сез монда ял итү белән бергә сәламәтлегегезне ныгыттыгыз, дуслар таптыгыз, яңа уку елына көч тупладыгыз, – диде үз чыгышында район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Миншарапович, балаларга мөрәҗәгать итеп. Район хакимиятенең физкультура һәм спорт буенча бүлеге начальнигы Валерий Шәрипов ГТО нормаларын бирүдә югары күрсәткечләргә ирешкән спорт отрядында тәрбияләнүчеләрне бүләкләде. Әткәндәй, тиздән алар “Урам лигасы чемпионнары” республика ярышларында катнашачак. Җәйге сәла-мәтләндерү кампаниясе координаторы Эльвира Данилова балаларның күңелле һәм имин яшәешен тәэмин иткән лагерь персоналына зур рәхмәт сүзләре юллады. Лагерьне ябу, матур бәйрәмгә әверелеп, балаларның һәм вожатыйларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Читайте нас