Мәгариф
15 Декабря 2020, 13:35

Укытучы – һөнәр дә, яшәү рәвеше дә

Ваныш авылы мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәкимованың педагогик хезмәт стажы ике дистә елга якын. Сумсабаш авылында Разалия һәм Гавис Төхбәтуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Кызлары мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, ата-ана Ванышка күчергә мәҗбүр була. Менә шулай итеп бәләкәч кенә кыз мәктәп бусагасын башка авылда атлап китә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Барысы да балачактан башлана, ә балачак – гаиләдән һәм мәктәптә. Гаилә – ул иң беренче чиратта әни, ә мәктәп – укытучы. Укытучы, мәктәпкә әле яңа гына аяк баскан балага, иң кадерле кешене – әнине алыштыра. Юкка гына һәр бала «укытучы» булып уйнамыйдыр. «Укытучы» булып уйнау “чире” Чулпан Гавис кызын да читләтеп узмый. Балачактан иң зур хыялы – тәрбияче булу, ләкин мәктәпкә укырга килгәч, беренче укытучысына соклану хисе балачак хыялын үзгәртә. Һәм ул урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекамага юл ала. Биредә педагогия көллиятенә укырга керә. Беренче курсында укый башлаган көннән бирле, беренче дәресен, беренче ата-аналар җыелышын нәкъ кинодагы шикелле күз алдына китерә. Кулына диплом алгач, хезмәт юлын да туган авылында башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлап җибәрә. Балалар белән эшләү беренче хезмәт көненнән үк Чулпан Гавис кызына бик нык ошый. Ул яңа алымнар кулланып, укучыларга дәресләрне кызыклырак итеп алып баруны хуп күреп, төрле биремнәр хәзерләп алып килә. 2006 елда читтән торып Бөре педагогия академиясен тәмамлый, һәм шуннан башлап мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Булдыклы, таләпчән укытучыны шушы елларда туган телләр буенча директор урынбасары итеп тәгаенлиләр. Ул вазыйфасын да төгәл итеп, зур җаваплылык белән башкара. Район, республика күләмендә узган конкурсларда, семинарларда актив катнаша. Бүгенге көндә тәҗрибәле укытучы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да алып бара. Документ эшләрен төгәл алып баруы белән дә коллектив арасында абруй казанган хезмәткәр ул.
– Укытучы – ул һөнәр түгел, ә үзеннән яктылык сирпүче яшәү рәвеше дип, әйтә алам. Ул – синең дәресеңә килгән бала алдында җаваплылык тою. Һәр көн миңа, игътибарсызлыкны сизүче, ләкин ярата белүче укучыларымның күзләре төбәлә. Парта арасында илебезнең киләчәк буыны утыра. Дәрестә тәртип булдырып, зур уңышларга ирешеп, авторитет казанып була, ләкин көчләп яраттырып булмый. Син үзең беренче адым ясамыйча, бала сиңа күңелен ачмаячак. Мин укытучы буларак, үземнең кул җылысы турында гына түгел, күңел җылым турында да уйларга тиеш. Шуңа күрә дәресләремдә яхшылык, игътибарлылык мохите тудырам. Бала мәктәпкә шатланып килсен, ул мәктәпне үзен саклаучы, яклаучы итеп хис итсен дип тырышам. 20 елга якын гомер үтеп киткән. Минем өчен минем эшем – яшәү мәгънәсе. Укучылар – матур чәчәкләр, һәрбесенең үз холкы, акылы. Минем эш көнем ничек башлана соң? Дәресләрдән. Ә минем өчен эш көне ничек тәмамлана? Дәресләр белән. Йомык әйләнә кебек. Ләкин гади генә әйләнә түгел. Минем әйләнәм кызык һәм кызык булмаган вакыйгалар, киңәшләр, кисәтүләр, сөйләшүләр, көлүләр, дежур тору, җыелышлар белән тулыландырылган. Мин һөнәремә рәхмәтле, бер дә күңелсезләнергә вакыт юк, тормышым гөр килеп тора. Педагогик эшчәнлек дәверендә мин шуны аңладым: һәр балага шәхес итеп карарга, аларны яратырга, шул ук вакытта тәлапчән дә булырга кирәк,–ди Чулпан Гавис кызы.