Мәгариф
15 Октября 2020, 06:15

Укучылар 19 октябрьдән көзге каникулларга туктый

Республикада көзге каникуллар 19 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр булачак. Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге начальнигы Жанна Миникеева каникулларның вакыты үзгәрү уку процессында нинди йогынты ясаячагына аңлатма бирде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу турыда ул түбәндәгеләрне әйтте:
–Каникуллар 19 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр булачак. Каникулларның озайтылуы белем бирү сыйфатына начар йогынты ясамаячак, чөнки белем бирү программаларына бераз үзгәрешләр кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез: каникулларның вакытын үзгәртү турында Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә әйтелде. Анда сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, республикада яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле хәлдән чыгып, балаларның каникуллары вакытын үзгәртүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Фото: Маргарита Гимазетдинова