Мәгариф
25 Сентября 2020, 19:45

Ләйсән Муллагалиева "Ал да нур чәч халкыңа" медале белән бүләкләнде

Гафури районында башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Форум башкорт телен популярлаштыру, аны укыту шартларын яхшырту һәм аны Башкортстан Республикасы дәүләт теле буларак куллану тәҗрибәсен киңәйтү максатыннан үткәрелә.
Гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Муллагалиева "Ал да нур чәч халкыңа" медале белән бүләкләнде.
- Форум - безнең өчен күңел бәйрәме. Туган телебезне өйрәтүчеләрне бер урынга җыеп, җанлы итеп аралашырга мөмкинлек бирү - безнең өчен зур шатлык, куаныч, эш-проблемаларны уртага салып өйрәнү мөмкинлеге, - ди Ләйсән Ришат кызы форумда катнашуы турында.
Аның шушы югары бүләккә лаек булуы, әлбәттә, тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе.