Мәгариф
25 Сентября 2020, 06:15

Һәркем тәрбияче була алмый

Дөньяда һөнәрләр бик күп, әмма шулар арасында син сайлаган түгел, киресенчә, үзе сине сайлаганы бар. Шуларның берсе–тәрбияче һөнәре. Монда очраклы кешеләр булмый, яки булырга тиеш түгел, ялгыш эләкәннәр биредә озак яши алмый. Тәрбияче булу–тумыштан килгән халәт, Аллаһы Тәгалә олы йөкләмә, олы вазыйфа итеп биргән сәләт ул. Борай авылында туып-үсеп, югары уку йортын тәмамлап, Ваныш егете Илдус Арсланов белән чәчләрен-чәчкә бәйләгән Гөлназ Рәмил кызы кебекләр алда санаган сыйфатларның барысына да ия. Һөнәрендә дистә елга якын хезмәт салган тәрбияче төрле яшьтәге төркем балалары белән эшли. Йомшак телле, һәрвакыт балаларның уй-теләкләрен тирән аңлаган педагог баштан ук сабыйларның күңелен яулый дисәм, ялгыш булмастыр. Чөнки нәниләр авызыннан аның исеме өзелми.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәзерге заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый. Аңа күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнү, эшкә һәрчак ниндидер яңалык ачу кичерешләреннән ямь табу, белемгә омтылу теләге уята. Аныңча, биредә бер генә дә вак-төяк юк, бала шәхесенең тулы үсешендә һәммәсе мөһим. Ә сабыйлар шундый төрле-төрле. Һәрберсенең үз фикере, үз дөньясы бар. Аларның күңеленә һәркем үзенчә юл таба. Бала күңелен җимерергә һич ярамый, киресенчә, ачылырга ярдәм итәргә кирәк. Тәрбияченең һәр адымы әнә шуңа юнәлтелгән дә инде. Гөлназ Арсланова тормыш иптәше белән гаиләсендә ике ул тәрбиялиләр. Аларны да уңган, булдыклы, кешелеклелек сыйфатларына чорнап үстерә. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, эзләнүчән тәрбиячегә алдагы көннәрендә дә белемгә омтылучы, зирәк һәм кызыксынучан балалар белән эшләргә язсын.