Мәгариф
3 Сентября 2020, 12:55

Дөнья яме нәниләрнең шат авазында

Авылларның инфраструктурасын яхшыртуга төрле программалар ярдәмгә килә. Бу җәйдә авылларда Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына ярашлы балалар өчен махсус заманча уен мәйданчыклары булдырылды.

Кичә Яңа Тазлар, Бадрак һәм Кушманак авылларында нәкъ шушындый мәйданчыкларны ачу тантанасы булды. Чарада район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, аның эшкуарлык, инвестицияләр буенча урынбасары Марат Ахунов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин катнашты. Рөстәм Әхмәт улы, тантананы ачып, авыл халкын сәламләде һәм районда махсус программа нигезендә барган төзелеш эшләре турында әйтеп китте. Авыл халкыннан шушы мәйданчыкларны күз карасы кебек саклауларын сорады, ә нәниләргә биредә күңелле ял итеп, авыл тормышын бизәүләрен теләде. Бадрак авылы урамнары төзекләндерелүе дә авыл халкы өчен зур куаныч иде. Бу көнне алар шушы изге гамәлләр өчен район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаковка зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бу көнне балаларның шатлыгы эченә сыймады. Мәйданчык ачылу белән нәниләр биредәге корылмаларны уратып алып уйный башлады. Акрын гына алар янында коляскага сабыйларын утырткан яшь әниләр дә пәйда булды. Димәк авыл уты сүнмәячәк дигән өметтә калабыз.
Читайте нас