Мәгариф
23 Июля 2020, 09:25

Иске Сибайда яңа мәктәп төзелә

Кичә Башкортстанның Баймак районында урнашкан Иске Сибай авылында яңа мәктәп нигезенә беренче таш салынды. Яңа уку йорты бинасы искерү, ярыклар барлыкка килү сәбәпле авария хәлендә дип табылган мәктәп урынында урнашачак.

Әлегә иске бинаны сүтү тәмамланды, яңа объект төзү өчен материаллар китерелә.
Биредә заманча шартлар булдырылачак: яңа мәктәпнең гомум мәйданы 8 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Анда сыйныф кабинетлары, спорт һәм актлар заллары, ашханә урнашачак. Объект төзелеше 2021 елда тәмамланачак.
Яңа уку йорты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.
#нацпроекты#национальныепроекты
Читайте нас