Яңавыл шәһәрендә "Башкортстан энҗеләре" республика конкурс-фестиваленең төньяк-көнбатыш районнары арасында зона этабы үтте.
Конкурс-фестивальнең темасы "Рухи байрак синең исемең" дип аталды. Борай 3 нче санлы урта мәктәбе укучыларының "Тамчылар" театр төркеме (1нче санлы урта мәктәптән бер укучы Рәсүл Идиятуллин да бар иде) районыбызның билгеле шәхесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, район гына түгел республика мәдәни тормышына зур өлеш керткән Рәүфә Галиеваның тормышына бәйле "Моң калдырдың туган илеңә" дип аталган тамаша күрсәтте.
"Тамчылар" төркеме (җитәкчеләре мәктәпнең башкорт теле укытучылары Лилия Гайнетдинова, Зимфира Ягафарова, Айгөл Камаева) беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.