Мәгариф
13 Февраля 2020, 12:40

Яллар профильле юнәлештә үтәчәк

Бүген, 13 февральдә, район хакимиятенең актлар залында агымдагы елда балаларның җәйге ялын оештыру буенча киңәшмә үтте.

Тәүдә республика видеоселектор киңәшмәсе булып, узган 2019 елда Башкортстанда балаларның җәйге ялын оештыру һәм аның йомгаклары буенча чыгышлар тыңланды. Биредә шулай ук 2020 елда мәктәп яны көндезге лагерьларда, ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында хәвефсез, уңайлы һәм файдалы җәйге ялларны үткәрү хакында фикер уртаклашу, җентекле сөйләшү барды. Быел мондый лагерьларда республикада 400 мең баланы ял иттерү максат итеп куелган. Моны тормышка ашыру буенча педагогик кадрларның һәм башка хезмәткәрләрнең белемнәрен камилләштерү, квалификацияләрен күтәрү өстендә эшләү мөһим. Бар яклап та хәвефсезлекне исәпкә алып, матди-техник базаны күтәрү һ.б. кебек әһәмиятле сорауларны хәл итеп, 1 майга кадәр кирәкле документларны булдыру өстендә бурычлар куелды.Эчәр һәм кулланышка дигән суларның анализларын алу, талпанга каршы тирә-якны эшкәртү һ.б., янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, саклау һәм видеокүзәтүне кирәкле дәрәҗәдә булдыру мәсьәләләренә дә аерым басым ясалды. Һәр смена профильле булып, балаларның ялы файдалы үтүе көнүзәк сорауларның берсе булды.
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин әлеге сораулар буенча киңәшмәне дәвам итеп, районда балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләрен барлады һәм һәр сорау буенча җаваплы вазыйфалы шәхесләр белән аерым әңгәмәләште. Видеокиңәшмәдә күтәрелгән барлык сораулар буенча да районда эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру мөһимлеге дә ассызыкланып үтте.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас