23 мартта «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында 2021 елда муниципаль модельле китапханәләрне төзүгә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итү башлана. Гаризалар 9 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Благовар районының үзәк район китапханәсе, Дүртөйле районындагы Әсән авыл китапханәсе һәм Туймазы районындагы Кандра авыл китапханәсе, узган елда федераль конкурста җиңеп, үз учреждениеләрен модернизацияләүгә федераль бюджеттан 20 миллион сум акча алды.
Гомумдәүләт проекты буенча, 2024 елга кадәр республикада 20 шундый китапханә төзү планлаштырыла.