Мәгариф
30 Января 2020, 14:20

Уку алдынгылары слеты

Бүген, 30 гыйнварьдә, район мәдәният йортына районыбыз мәктәпләренең уку алдынгылары – отличниклары җыелды. Районыбызда хәзер инде традидиягә әйләнгән бүгенге 13нче “Отличниклар слеты” белем алуда тырышларны барлау һәм данлау чарасы булып тора.

Укуның һәм мәктәптәге җәмәгать эшләре, төрле түгәрәкләргә йөрү, спорт белән шөгыльләнү киләчәк тормышыңа, язмышыңа турыдан-туры йогынтысы булганын һәр мәктәп укучысы ныклы аңлый. Имтихан-сынауларда уңышка ирешүгә әлеге көндә син дәресләреңә ничек әзерләнәсең, үзеңнең мәктәптәге көндәлек хезмәтең алдында укучы буларак җаваплылык тоясыңмы – яхшы нәтиҗәләр шушы гади генә кебек тоелган төшенчәләргә бәйле булганын да яхшы аңлый әлеге отличниклар. Бүген бирегә килгән уку алдынгылары, сәнгать, спорт буенча казанышларга ирешкән һәм бар көчен төп эшләре – белем туплауга юнәлткән егет һәм кызлар макталды һәм данланды. Илебез һәм Ватаныбызның ышанычы сезнең кебек җитди карашлы, үз максаты булган яшьләребездә. Көчле берне, белемле бишне егар дип, юкка гына әйтелмәгән. Ныклы белем белән коралланып алга омтылып, авырлыкларга бирешмичә, сәламәт гражданнар булып үсегез! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Миләүшә Усманова.
Читайте нас