Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь 2019, 13:30

Районда башкорт теле көне

Башкорт теле ата-бабаларыбызның иң газиз бүләге, халкыбызның тирән акылын, фәһемле тарихын, йолаларын бергә туплап, безнең көнгә кадәр алып килгән. Телдә халык үзе чагыла. Башкорт теле– халкыбызның тере тарихы. Үз туган теле барның үз туган рухы бар. Теле барның иле бар, иле барның даны бар, дигән чәчәннәр.

14 декабрь халыкның билдәле мәгърифәтчесе М.Акмулланың туган көне. Бу көнне Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты Башкорт теле көне итеп игълан итте. Безнең мәктәпләрдә дә башкорт теленә багышланган чаралар үтте. Тәнәфесләрдә башлангыч сыйныф укучылары башкорт халык уеннарын уйнадылар. 5-9 сыйныф укучылары күренекле шагыйребезнең туган телебезгә багышлап язган шигырьләрен сөйләделәр, тел турында җырлар яңгырады. Шагыйрь-мәгърифәтче М.Акмулланың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Шулай ук бу көнне район үзәк китапханәсендә 6 һәм 10 сыйныф укучылары белән "Яктылык, мәгърифәт җырчысы" поэтик сәгать оештырылды. Китапханәнең уку залында башкорт теле укытучысы Л.Гайнетдинова М.Акмулланың иҗаты һәм тормыш юлы турында әзерләнгән электрон презентация белән таныштырып үтте.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков та бәйрәм уңаеннан Башкортстанның халык шагыйре Рәвил Бикбаевның "Халкыма хат" поэмасыннан өзек укыды.
Ата-бабаларыбызның изге аманаты-башкорт теле киләсе буынга җиткерү һәр кемнең изге бурычы икәнен онытмасак иде.
Выступление главы администрации Рустама Исхакова смотреть по ссылке https://vk.com/id530731263?z=video530731263_456239017%2F4c59c018c6b7556947%2Fpl_wall_530731263
Читайте нас