Анда Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы, мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе, мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесе вәкилләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре һәм Башкортстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының муниципаль координаторлары катнашты. Алар 2019 елда төп гомум һәм урта гомум белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру нәтиҗәләре, үткәрү сыйфаты һәм объективлыгы, киләсе елга бурычлар турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә безнең районнан мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин, дәүләт йомгаклау аттестациясе муниципаль координаторы Зинфира Булатова катнашты.
Үзенең чыгышында мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүләтбердин БДИ нәтиҗәләре һәм белем бирүнең төрле дәрәҗәләрендә сыйфатны бәйсез бәяләү буенча башка проектлар (төп дәүләт имтиханы, Бөтенрусия тикшерү эшләре һ.б.) белән таныштырды. Башкортстан Республикасында 2020 елда Бөтенрусия тикшерү эшен оештыруның яңа форматы турында мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Альберт Яримов сөйләде.
2019 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм башка бәяләү процедуралары нәтиҗәләре буенча Борай районы яшел зонага эләккән.