Бу хакта мәгариф министры Ольга Васильева Президент каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча советның Нальчик шәһәрендә узган утырышында белдерде.
Ольга Васильева сүзләренчә, әлеге вакытта гамәлдәге федераль дәреслекләр исемлегендә 10 туган тел буенча 222 уку әсбабы тәкъдим ителгән.
Ул, шулай ук, министрлык быел Русия халыкларының туган телләрен үстерү институты базасында дәреслекләр һәм үрнәкле уку программаларына бәйсез экспертиза үткәрү өчен туган телләр буенча белгечләрне берләштерергә планлаштыра, дип белдерде.
Шул ук вакытта министр төбәкләрдә туган тел укытучыларына кытлык булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу әлеге укытучыларны әзерләүче колледжларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән бәйле.
Моннан тыш, Мәгариф һәм фән министрлыгы субъектлар белән берлектә ведомство тарафыннан расланган Русия халыкларының туган телләрен укыту концепциясен гамәлгә ашыру планын эшли, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Владимир Путинның май указлары белән имзалаган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты Русия Федерациясенең “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Русия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль яктан җаваплы шәхес тәрбияләү аның төп максатларының берсе булып тора.
#нацпроект #национальныепроекты