Гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Әхмәтзакирова әйтүенчә, Борай 2нче санлы гимназиясендә туган телләрне укыту дүрт телдә – башкорт, татар, удмурт, рус телләрендә оештырылган. Ел саен туган телләр ункөнлеген үткәрү матур йолага әверелде. Быелгы уку елында бу чара 25 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр барды. Туган телләр ункөнлеге кысаларында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына стендлар эшләнде, башкорт, татар, удмурт, рус телләрендә бай эчтәлекле чаралар уздырылды. Ә милли ризыклардан әзерләнгән күргәзмәдә укытучылар, укучылар бик теләп катнашты.
Күптән түгел татар һәм удмурт теле укытучыларының район семинары булды. Бу семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әсләмова “Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре. “Уйлап табучы” шигыре” темасына ачык дәрес күрсәтте. Шулай ук «Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә дистанцион булышлык» темасына осталык дәресе үткәреп, үзенең эш тәжрибәсе белән уртаклашты. Гимназиянең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Шәмсиярова да 5нче сыйныф укучылары белән «И но Э букваосты шонер гожъян»темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес укучыларның үз туган телләрендә дөрес һәм иркен сөйләшә алуларын ачыклады.
Туган телләр ункөнлеген йомгаклап, гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Муллагалиева “Мостай Кәрим – халык шағиры” дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Анда Мостай Кәрим әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде, укучылар туган телләрендә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Бәйрәм бай эчтәлекле, матур үтте.