Анда төп эшләр төгәлләнгән, эчке бизәү-буяу, җиһазландыру мәшәкатьләрен башкарасы бар.
"Җәйгор" дип аталган бакча барлык заман таләпләренә тап килә, ул 95 урынга исәпләнгән. Элек бу урында 2-се балалар бакчасы булган. Әлеге төзелеш өчен 98 миллион сум акча тотылган.
Учреждение ел ахырына кадәр сафка басырга тиеш. Анда шулай ук ясле төркемен ачу – 1,5 яшькәчә балаларны кабул итү күзаллана.
Билгеле булуынча, "Мәгариф" милли проекты "Балалы гаиләләргә ярдәм итү", "Санлы белем бирү мохите", "Заманча мәктәп", "Һәр баланың уңышы!", "Киләчәк укытучысы", "Яшь профессионаллар", "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр", "Социаль активлык", "Белем бирү экспорты" федераль проектлардан тора.
#нацпроект #национальныепроекты