Федераль бюджеттан бирелә торган грантларның гомум күләме 139 миллион сум тирәсе тәшкил итә, республикадан - 30 миллион сум, бюджеттан тыш - 10 миллион сум һәм 20 миллион сум — эш бирүчеләр акчасы.
Якынча 200 миллион сум заманча җиһазландырылган 30 остаханә булдыруга юнәлтелгән.
Стәрлетамак күппрофильле һөнәрчелек колледжы 8нче “Социаль өлкә” лотосы буенча грант отты, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Һәр остаханә — урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирүче оешманың структур бүлекчәсе, ул заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә укучыларны гамәли әзерләүне тәэмин итү өчен компетенцияләрнең берсе буенча заманча матди-техник база белән җиһазландырылган.
Колледж остаханәләрендә урта һөнәри белем бирү программалары буенча укулар узачак. Аларның матди-техник базасы, яңа технологияләр һәм нормаларны, Ворлдскиллс Русия стандартларын исәпкә алып, белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирә. Биредә шулай ук пенсия яшенә кергән гражданнарны укытырга, мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барырга, демонстрацион имтиханнар оештырырга мөмкин булачак.
Стәрлетамак күппрофильле һөнәрчелек колледжында беренчеләрдән булып 5 заманча остаханә ачылды, ел ахырына кадәр тагын 5 колледж 25 остаханә ачарга тиеш.