Форумда безнең район вәкилләре: 1 нче мәктәпнең үзәкләр җитәкчесе Эльза Вил кызы Арсланова һәм 2 нче гимназия («Үсеш нокталары») җитәкчесе Эльза Рәүф кызы Мәрдамшина кергән Башкортостан Республикасы делегациясе катнашты. Исегезгә төшерәбез, районның 2 мәктәбендә «үсеш ноктасы» үзәкләре 2019 елның сентябреннән эшли.
Чара Русия мәгариф министры Ольга Васильева, мәгариф министры урынбасары Марина Ракова, шулай ук Русия мәгариф берләшмәсе вәкилләре катнашлыгында узды. Чара программасына белем бирүнең яңа эчтәлеге, укыту һәм тәрбия ысуллары, үзәкләрдә белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре, дөньяны үзләштерүнең нәтиҗәле коралы буларак санлы технологияләр, мәктәп укучыларының тормыш компетенцияләрен формалаштыру мәсьәләләр кертелгән.
Укытучылар белдерүенчә, бу форум аларга уку-укыту процессын оештыруда яңа тәҗрибә бирәчәк.
#национальныйпроект #нацпроект #региональныйпроект #нацпроектБашкортстан