Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 октябрь 2019, 07:14

Үз илеңне белү мөһим

27 октябрьдә Русиядә һәм чит илләрдә географик диктант узды.

Ил президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган бу диктантны Русия географик оешма бишенче тапкыр уздырды. Диктантның төп максаты – гражданнарда географик белемне популярлаштыру, илебез географиясенә кызыксыну уяту.
Борай беренче санлы урта мәктәбендә Бөтенрусия географик диктант язу мәйданчыгы булдырылды. Анда 28 кеше географиядән үз белемнәрен сынады. Мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин, елдагыча беренчеләрдән булып, чарада катнашты. 9-11 сыйныф укучылары, төрле фән укытучылары, хәрби комиссариат вәкилләре бу чарада активлык күрсәтте. Быелгы диктант сораулары башка елдагыларныкыннан аерылып торды. Алар мәктәп программасына нигезләнгән һәм зирәклек, логик фикерләүне таләп итә. чарада катнашучылар канәгать калуларын билгеләделәр, үзеңнең туган илеңне белергә кирәклеген ассызыкладылар һәм киләчәктә мондый диктантларда район халкы күбрәк катнашуын теләделәр. Диктантны Илшат Йөзлекәев, география укытучысы, район методик оешма җитәкчесе яздырды.
Читайте нас: