Ул Русия һәм Башкортстанның гимнары белән башланып китте. Укучылар тантаналы гимн көенә кушылып, зур горурлык белән ике гимны да җырладылар. Русиянең күп тапкырлар бердәмлек хакына сынаулар кичерүе турында кереш әңгәмә җанлы барды. Ләйсән Әхнәф кызының укучылар белән бергә тынычлык, мәхәббәт, гаилә, дуслык, Ватан сүзләренең мәгънәләрен ачыклау һәм аларны ана теленә тәрҗемә итүләре Туган ил төшенчәсенә төпле аңлатма китереп чыгарды. Техник чараларны вакытында һәм урынлы куллану класс сәгатен җанландырды һәм тулыландырды. Нәтиҗәдә бу бәйрәм бердәмлеккә, милли дуслыкка нигезләнеп, тарихи язмышка ия булганын егет һәм кызлар үз фикерләре белән ныгыта барды. Күпмилләтле Русия халкының үткәне һәм бүгенгесенә карата укучыларда ихтирам, Ватанга карата мәхәббәт, илсөярлек рухы тәрбияләү йөзеннән үткәрелгән дәрес максатына иреште.
1612 елда Мәскәү шәһәрен поляк интервентларыннан азат иткән һәм кырыс чорның тәмамлану вакыты. Революциягә кадәр Русиядә яшәп килгән гореф-гадәтләрне саклау һәм тергезү көне дә ул. Бәйрәмнең башкорт халкының тарихына турыдан-туры кысылышы бар, чөнки безнең язмыш электән үк Русиянеке белән аваздаш. Чөнки ул вакытта да башкортлар поляк интервентлары белән көрәштә актив катнашкан. Бу турыда патша Алексей Михайлович тарафыннан Уфа гаскәр башы Ф.А. Алябьевка Грамота тапшырылуыннан һәм аның эчтәлегеннән билгеле. “Башкортлар элеккеге патшалар һәм безнең атабыз, Якты хатирәле, бөек государь патша һәм барлык Русиянең бөек кнәзе Алексей Михайлович полякларга каршы, Мәскәүне җимергәндә Мәскәү янында, аңа кадәр яңа Шәһәр кыры Бронницларда боярин кнәз Дмитрий Тимофеевич Трубецкой белән, аңа тиклем кнәз Дмитрий Михаилович Пожарский полкында безгә хезмәт иттеләр” – дип языла биредә.
Гомерләрен аямый, Русия дәүләтенең азатлыгы өчен башкортлар казаклар белән бергә ул вакытта Европада иң көчле саналган поляклитовлы кавалерисенә каршы батырларча көрәшкән.
Менә шулар турында сөйләште бүгенге икенче гимназиянең 9 “б” классы укучылары.