"Агымдагы елда без санлы һәм гуманитар профильдәге 133 белем бирү үзәге булдырабыз, алар 60 мең укучыны үз эченә алачак. 2020 елдан 2022 елга кадәр 138 мең укучыны җәлеп итеп, тагын 249 үзәк ачылачак. Әлеге максатлы эш "Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча алып барыла, – диде республикан мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.
2019 елда бер "Үсеш ноктасы"н җиһазландыру 1,6 миллион сумга төшкән, дип хәбәр итә "Кызыл таң". Бу суммага тиешле корылмалар сатып алу һәм кабинетларны җиһазландыру керә. Әлеге үзәкләрдә шахмат, технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм информатика дәресләре, шулай ук өстәмә белем бирү дәресләре каралган. Биредә укучылар проект һәм тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә алалар. Яңа үзәкләр өчен укытучылар махсус әзерлек уза.
#нацпроект #национальныйпроект