Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 октябрь 2019, 11:30

Лилия Гайнетдинова - янә җиңүче!

Башкаладан бүләк белән кайтты Лилия Рәфил кызы

Агымдагы елның 12-25 сентябрендә республикада “Мостай укулары” (“Мустаевские чтения”) төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда республиканың һәм күрше регионнарның төрле дәрәҗәдәге уку йортлары укучылары, студентлары, педагоглары һәм ата-аналар катнашты. Конференция дүрт номинациядә уздырылды: “Уйларымның йомгагы син...” (Мостай Кәрим турындагы истәлекләр), “Башкортстан шул картада бер яфрак чаклы гына” (поэтик флешмоб), М.Кәримнең дөнья картасын төзү, “Күкрәгемнән кошлар очырам...” (әдип әсәрләрен рэп итеп уку).
Шушы мәртәбәле конкурста безнең өченче санлы урта мәктәп укытучысы Лилия Гайнетдинова да катнашты. Ул поэтик флешмоб номинациясендә 740 кеше арасында шагыйрьнең шигырен яттан сәнгатьле сөйләп, өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Дипломны аңа республика мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хажин тапшырды.
–Сез чын башкорт теле укытучысы! Афәрин! – диде ул укытучының кулын кысып. Әйткәндәй, Лилия Рәфил кызының өста сөйләм телен әдипнең кызы Мостай Кәрим исемендәге фонд җитәкчесе Әлфия Кәримова да югары бәһалаган иде. Ел башында М.Кәрим шигырьләрен сөйләү буенча уздырылган халыкара интернет-конкурста Лилия Гайнетдинова Гран-прига лаек булды.
Венера Арсланова.
Читайте нас: